Вячеслав Володин татарстанлыларны Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе, 07:10

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.

«1993 елда бөтенхалык референдумында кабул ителгән Конституция илебезнең яңадан торгызылуына нигез салды, Россиянең суверен хокукый социаль дәүләт буларак алга таба үсеш юлын билгеләде. Конституциянең яңартылган нормалары, заман таләпләренә җавап биреп,  илкүләм максатларга ирешүгә, дәүләт иминлеген тәэмин итүгә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә", –  диелә телеграммада.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International