Татарстаннан Луганск Халык Республикасына чираттагы гуманитар йөк китерелде

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе, 09:02

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Луганск Халык Республикасында эш сәфәрендә. Парламентарийлар депутат Фоат Вәлиев ярдәме белән җыелган гуманитар йөкне илтеп җиткерделәр, шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән очраштылар, ул хәзерге вакытта Татарстан шефлыкка алган  Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә башкарыла торган эшләр белән җитәкчелек итә.

Парламентарийлар Фәнил Әһлиуллин белән очрашып, Лисичанск инфраструктурасын торгызуның актуаль мәсьәләләре һәм Татарстан Республикасының шәһәр администрациясе белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Депутатлар китергән гуманитар йөк муниципаль унитарное предприятиеләр һәм торак-эксплуатация компанияләре ихтыяҗлары өчен җыелган. Йөк составында – төзелеш материаллары, кышкы киемнәр, махсус техника өчен запас частьләр һәм ягулык-майлау материаллары – болар  барысы да шәһәрләрне төзекләндерү өчен кирәк.

Эш сәфәре барышында депутатлар Лисичанск администрациясендә булдылар, анда шәһәр мэры Эдуард Сахненко белән очраштылар. Лисичанскиның коммуналь инфраструктурасын торгызуда һәрьяклап ярдәм иткәне өчен Фоат Вәлиевка рәхмәт хаты тапшырылды.

Моннан тыш, парламентарийлар Лисичанск шәһәрендә Татарстан Республикасы торгыза торган социаль объектларның берсендә – «Малютка» балалар бакчасында булдылар. Әлеге объектта ремонт эшләре тәмамланып килә. Объектта түбә ябу эшләре төгәлләнгән, пыялалар алыштырылган, җылылык тоташтырылган. Хәзерге вакытта стеналарны буяу, яктылык җиһазлары урнаштыру һәм идән җәю эшләре бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International