Яшьләр парламенты әгъзаларын «Халык фронты. Барысы да җиңү өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләделәр

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе, 16:03

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, генерал-лейтенант Владимир Майстренконың волонтерлар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары белән очрашуы булды. Генерал-лейтенант республиканың яшьләр хәрәкәте активистларына махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюдагы эшчәнлекләре өчен «Халык фронты. Барысы да җиңү өчен» күкрәк билгеләрен тапшырды.

Владимир Майстренко волонтерларга гражданлык позицияләре һәм патриотизмнары өчен рәхмәт белдереп, аларның бик мөһим, кирәкле һәм җаваплы эш белән шөгыльләнүләрен билгеләп үтте.

«Халык фронты. Барысы да җиңү өчен» күкрәк билгесенә һәм Татарстан Республикасында Халык фронты төбәк башкарма комитетының Рәхмәт хатларына бүген Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев, җаваплы секретарь, рәис урынбасары Анна Мөбәрәкшина, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр буенча комиссия рәисе Евгения Коцарь, шулай ук парламентның эксперты Таһир Сабирҗанов лаек булдылар.

Очрашуда катнашучылар исеменнән җавап сүзендә Анна Мөбәрәкшина волонтерларның хезмәтенә лаеклы бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың ирекле бергәлеге Ватанны саклаучыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтүне үзенең бурычы итеп санавын билгеләп үтте. «Бу безнең хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү белән шөгыльләнүчеләр өчен бик әһәмиятле вакыйга, – диде ул. – Без хәзер Ватаныбызны саклаучы һәркем белән горурланабыз! Барлык сугышчыларга батырлыклары өчен рәхмәт әйтәбез».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International