Депутатларның сайлау округларында эшчәнлеге

2024 елның 13 декабре, җомга, 15:07

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге  дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, СВО зонасына гуманитар ярдәм илтеп тапшырды, шәһәр һәм район советлары сессияләрендә, алдынгылар слетында һәм инвалидлар ункөнлегенә багышланган чараларда катнашты.

13 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева «Жемчужина» шифаханәсендә вакытлыча яшәүче ДНР һәм ЛНРдан күчеп килергә мәҗбүр булган гаиләләрнең нәни әгъзаларын котлады һәм аларга өстәл уеннары, карандаш, фломастер, энциклопедияләр тапшырды.  

12 декабрьдә социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казан шәһәренең 82нче мәктәбендә укучыларга паспортлар  тапшырды. Тантаналы чара Россия Конституциясе көненә багышлап уздырылды. Беренче рәсми документны күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук укуда уңышларга ирешкән,  төрле олимпиада һәм конкурсларда җиңгән балалар алды. Ольга Воронова тантаналы шартларда 7 сыйныф укучысы Полина Маляновага бүләк тапшырды. Ул "беренчеләр хәрәкәте" Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «йөз иң яхшы идея» проекты җиңүчеләре исемлегенә кергән.

12 декабрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Татарстан композиторлар берлегенең чираттагы съездында катнашты. Иҗат берләшмәсенә яңа рәис билгеләнде, бу вазифага Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры Ильяс Камалов сайланды. Ул 1989нчы елдан шушы урында эшләгән Рәшит Кәлимуллинны алыштырды.

12 декабрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева КФУның психология һәм мәгариф институтында аутизмга багышланган III Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылышында катнашты. Россия һәм чит ил экспертлары, галимнәр, практиклар һәм ата – аналар Аутизм тайпылышлары булган балаларны социальләштерү турында фикер алыштылар.

12 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова Буа шәһәре өлкәннәр йортында яшәүчеләрне үз хисабына  газета журналларга язырды.  Алар 2025 елның гыйнварыннан башлап ай саен 2  төрле басма алачак. «Сөембикә» журналы һәм «Мәдәни җомга»газетасы. Басмалар өлкәннәрнең үз теләкләрен исәпкә алып сайланган.  

12 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов Азнакай районының Актүбә интернат-мәктәбендә булды, анда уку эшчәнлеге белән танышты, балаларга яңа ел бүләкләре тапшырды.

12 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева Яр Чаллыда гражданнарны кабул итте. Депутатка берничә проблемалы мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иттеләр. Гражданнарны кабул итү барышында яңгыраган барлык проблемаларны хәл итүне ул шәхси контрольгә алды.

 "Гражданнарны шәхсән кабул итү-халык белән эшләүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе. Бу күпьеллык практика һәм авыр тормыш хәлендә калган кеше өчен ярдәм сорап дәүләт хакимияте органнарына турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә яхшы мөмкинлек", - ди Елена Кузьмичева.

12 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов «төбәк тарихы буенча дәүләт дәреслекләрен эшләү» төбәкара конференциясенең мактаулы кунагы булды һәм ул чараны оештыруда актив ярдәм күрсәтте.  Конференция Россиянең 30дан артык төбәгеннән килгән тарих  дәреслекләре авторлык катнашында уза. Аны Россиянең Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән  Россия хәрби-тарихи җәмгыяте оештырган.

12 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Александр Лившиц «территориаль тәңгәллек» проекты буенча коммуникатив сессиядә катнашты. 20 нче гимназиядә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мәгариф учреждениеләре вәкилләре пространство проектларын үстерү һәм тарату идеяләре турында фикер алышты. Чара район администрациясе инициативасы белән оештырылган һәм бер территориядә яшәүче кешеләрне берләштерүче җирле кыйммәтләрне, тарихны һәм мәдәниятне аңлауга юнәлдерелгән.

11 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Мистахов Яшел Үзән районында яшәүче 90 тыл хезмәтчәненә, шулай ук СВОда катнашучыларның гаиләләренә «Яшел Үзән» газетасына язылу бүләк итте.

11 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Бохараев Арча һәм Балтач районнарына эш сәфәре кысаларында гражданнарны кабул итте. Марат Бохараев шулай ук Арча районында авыл хуҗалыгы һәм җитештерүче алдынгыларының тантаналы слетында катнашты.

11 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Тукай районында булды. Депутат район Советы утырышында катнашты, анда Башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде. Эдуард Шәрәфиев шулай ук Кече Шилнә авылында гражданнарны кабул итте. Инициатив төркем депутатка торак пунктны су белән тәэмин итү һәм яңа мәктәп төзү белән бәйле проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

11 декабрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев эш сәфәре белән Әлмәт районына килде. Депутат шәһәр Советының чираттагы сессиясендә катнашты, шулай ук «Ветеран» тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән танышты һәм хезмәт күрсәтү, туклану һәм ял итүне оештыру шартларын бәяләде, биналарны карады һәм пациентлар белән аралашты, учреждение эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

11 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин Балык бистәсендә район башлыгы Радик Исламов белән берлектә  гражданнарны кабул итте. Очрашуда СВО зонасында җитди җәрәхәтләр алган хәрби хезмәткәрне реабилитацияләү өчен җиһазлар сатып алу мәсьәләләре кузгатылды. Шулай ук дәвалану һәм мәгариф учреждениесе өчен җиһазлар алу өчен матди ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Депутат барлык мөрәҗәгатьләрне дә эшкә кабул итте.

11 декабрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районы Советы утырышында катнашты, анда 2024 елда социаль-икътисади үсешкә йомгак ясалды һәм 2027 елга кадәр фаразлар турында фикер алыштылар. Алдагы 3 елга район бюджетын кабул иттеләр.

10-15 декабрьдә Россия Герое, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков ДНР хәрби хәрәкәтләре ветераннары делегациясе составында Амур өлкәсендә патриотик юнәлештәге чаралар уздыруда катнаша. Сәфәр программасына яшьләргә ватанпәрвәрлекнең  чын мәгънәсен җиткерү максаты белән Батырлык дәресләре үткәрелә.

 10 декабрьдә ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү үзәгендә гражданнар белән аралашты. Депутат белән очрашуга Әлмәттән балалар йортында тәрбияләнүче һәм Казаннан махсус хәрби операциядә катнашып яраланып кайткан кеше килгән иде. «Һәркемне игътибар белән тыңлап, проблемалы мәсьәләләрне эшкә алдым», - диде Лилия Маврина.  

10 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Эдвард Габдуллаҗанов Казан шәһәренең Киров районында гражданнарны кабул итте. Димитров урамындагы 3 һәм 4 нче йортларда яшәүчеләр авария хәлендәге йорттан күчерелгәннән соң калган чүплек проблемасын хәл итүдә ярдәм  сорады. Шулай ук район халкы торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт белән тәэмин ителеш проблемалары турында әйтә. Барлык кергән мөрәҗәгатьләрне депутат үз контроленә алды.

10 декабрьдә Яшел Үзән районында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева гражданнарны кабул итте. Халык депутатка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, социаль түләүләр буенча килеп туган проблемалар белән мөрәҗәгать итте. Депутат барлык сорауларны шәхси контрольгә алды.

10 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова видеоэлемтә аша гражданнарны кабул итте. Депутатка Тәтеш районыннан пенсия яшендәге кеше мөрәҗәгать итте, ул автомобиль сатып алганда өстәмә хезмәтләр тагу мәсьәләсен борчылып әйтә. Гражданнарны кабул итү нәтиҗәләре буенча депутат булган хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау өчен өстәмә мәгълүмат соратып алды.  

10 декабрьдә Татарстанның Азнакай муниципаль районында экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов гражданнарны кабул итте. Шулай ук районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде, Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды, анда яшәүчеләрне республика газета-журналларына яздырды.

9 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев белән бергә Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм алып тапшырдылар. Өлкәне азат итүче Татарстан хәрбиләренә көймәләр, 3D принтерлар, азык-төлек, гигиена чаралары һәм су илттеләр. Хәрби хәрәкәтләрдән зыян күргән җирле халыкның вакытлыча яшәп тору пунктында да булдылар. Аларга "Ярдәм янәшә" республика хәрәкәтеннән гуманитар ярдәм һәм балаларга яңа ел бүләкләре тапшырдылар.

9 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Кукмара районында гражданнарны кабул итте. Аңа ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Кукмара шәһәрендә яшәүче Мәхмүт Исмәгыйлев мөрәҗәгать итте. Ул депутатны үзенең иҗаты белән таныштырды һәм планнары турында сөйләде. Рәсем ясаудан тыш, Мәхмүт Исмәгыйлев шигырьләр һәм җырлар яза. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге кысаларында киләчәктә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

9 декабрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга  Воронова Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы утырышында катнашты. Очрашуның төп темасы Гражданнарның социаль хокукларын саклау һәм яклау. Республика халкы очраша торган актуаль мәсьәләләр-тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, социаль хезмәтләрдән файдалану, хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукларын яклау.

9 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов  Яр Чаллы һәм Тукай районы бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе җитәкчесе Дмитрий Волков белән берлектә гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә бакчачылык ширкәтләре вәкилләре килгән. Аларны бакчачылык ширкәтләрендә суүткәргечләрне яңарту  һәм юлларны ремонтлау, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү һәм газлаштыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре кызыксындырды. Депутат Данис Зарипов чаллылыларны игътибар белән тыңлады, кирәкле консультацияләр бирде. Кабул итү барышында яңгыраган барлык сорауларны хәл итүне шәхси контрольгә алды.

9 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Ханипов Лениногорск районында гражданнарны кабул итте, анда 6 мөрәҗәгать каралды. Алар  арасында - адреслы матди ярдәм күрсәтү, җирле композиторның истәлеген мәңгеләштерү, хәйрия эшчәнлеген үстерү. Кабул итү барышында депутатка пенсия яшендәге кеше - Марина Никитина мөрәҗәгать итте. Аның инвалид оныгы, 5 ел Казандагы Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә ята. Баланың әнисе дә аның белән.  Әтиләре вафат булган, гаилә авыр тормыш хәлендә калган. Ирек Ханипов малайга ярдәм итәргә ышандырды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсы белән җентекле сөйләшү булды, һәркемгә тиешле аңлатма бирелде.

6 декабрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров эш сәфәре белән Спас районында булды. Депутат алдынгыларның тантаналы слетында катнашты. Сәламләү сүзендә ул район хезмәтчәннәренең республика үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтте.

6 декабрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Татарстанның Минзәлә муниципаль районында булды. Депутат гражданнарны кабул итте һәм инвалидлар декадасына багышланган чараларда катнашты. Район мәдәният йортында "Яхшылык өчен" хәйрия марафоны узды, анда «Теләкләр чыршысы»на старт бирелде. Акция кысаларында депутат сәламәтлегендә зыян килгән инвалидның теләген үтәячәк. Яңа ел бүләкләре 18 декабрьдә тапшырылачак.

6 декабрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Спас районында алдынгылар слетында катнашты. Депутат катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, район халкын әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлады һәм алга таба уңышлар теләде. Аннары район башлыгы белән бергә алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

5 декабрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Кайбыч районында гражданнарны кабул итте. Депутатка Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин искергән суүткәргеч челтәрләрен алыштыру мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның әйтүенчә проблема башка торак пунктларга да кагыла. Ул бу авылларны «инженерлык челтәрләрен модернизацияләү» федераль программасына кертергә тәкъдим итте. Айрат Зарипов мәсьәләне шәхси контрольгә алды. Шул ук көнне депутат район мәдәният йортында хәйрия концертында катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International