Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында этләрне мәҗбүри теркәү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2024 елның 13 декабре, җомга, 16:28

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды. Чарада катнашучылар хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануны саклау өлешендә Экология кодексы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар Җир кодексы һәм хайваннар белән эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика закон проектларын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Көн тәртибе буенча фикер алышуга кадәр профильле комитет рәисе Азат Хамаев комитет каршындагы Эксперт советының яңа әгъзаларын тәкъдим итте. "Искәртеп үтәсем килә, Дәүләт Советы комитетлары каршындагы Эксперт советлары 2014 елдан башлап иҗтимагый башлангычларда эшләүче даими консультатив-киңәшмә органнары буларак төзелә, – диде ул. – 22 ноябрьдә Президиум утырышында Дәүләт Советы комитетлары каршындагы Эксперт советларының яңа составы расланды".

Комитет каршындагы Эксперт советы рәисе итеп Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов, аның урынбасары итеп Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Фәрит Мусин билгеләнде.

Экология кодексының хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм файдалану өлешендәге нигезләмәләрен гамәлгә ашыру турындагы төп доклад белән Татарстан Республикасы биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов чыгыш ясады. Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә дәүләт идарәсе хайваннар дөньясы объектларының дәүләт кадастрын алып баруны һәм хайваннар дөньясы объектларын мониторинглауны, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, торгызу һәм алардан файдалану өлкәсендә федераль дәүләт контролен үз эченә ала. «Контроль-күзәтчелек чаралары мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында комитет хезмәткәрләре агымдагы елда 1,5 меңнән артык күчмә тикшерү уздырган, – дип басым ясады докладчы. – 992 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Чыгарылган карарлар буенча 2 миллион сумга якын штраф салынган, шуның 93% ы түләтелгән».

Рамил Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 11 аенда браконьерлык фактлары буенча 65 җинаять эше кузгатылган, 35 эш буенча гаепләү карары чыгарылган. Суд карары буенча 2023 елның 11 аенда 4 мылтык, 2 көймә һәм 2 мотор тартып алынган. Күрсәтелгән зыян 1 млн 189 мең сум тәшкил иткән, 91 % түләтелгән.

Рамил Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, хайваннар өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан комитет хезмәткәрләре һәм аучылар тарафыннан биотехник корылмалар төзелә һәм кыргый хайваннарны ел әйләнәсе ашатып торалар. 2024 елда 3000нән артык биотехник корылма, шул исәптән кыр кәҗәләре, пошилар һәм куяннар өчен 800дән артык тозлык, хайваннар өчен 300дән артык җимлекләр куелган, кошлар өчен 600дән артык ясалма оялар төзекләндерелгән һәм торгызылган. «2024 елның узган чорында аучылар көче белән 1500 тоннадан артык азык әзерләнде һәм салынды, аларны күбесенчә бөртекле культуралар, тоз, печән, ботаклар һәм җиләк-җимешләр, яшелчәләр тәшкил итә. Хайваннар саны арткан саен ауга рөхсәт бирү дә арта. Соңгы елда гына да бу күрсәткеч 10% ка, ә 10 ел эчендә 22% ка арткан. Шул рәвешле халкыбызның аучылык ресурсларыннан файдалана алуы сизелерлек арта", – диде Рамил Шәрәфетдинов.

Биологик ресурслар комитеты мәгълүматларына караганда, рөхсәт бирүнең иң зур үсеше мехлы хайваннарда билгеләнгән, үсеш 19% ка булган. Аучылык ресурсларының аеруча кыйммәтле төрләренә һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләренә шобага салу юлы белән аучылар арасында бүленә. Мондый төрләргә поши, кабан, кыр кәҗәсе, селәүсен, бурсык керә. Инде икенче ел рәттән шобага салу  электрон рәвештә үткәрелә. Бу нисбәттән 2023 елда Татарстан Республикасы Экология кодексының 135 статьясына шобага салуны электрон рәвештә үткәрү тәртибен билгели торган тиешле үзгәрешләр кертелгән.

Фикер алышу барышында депутатлар һәм эксперт советы әгъзалары хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы, аучылык җирләрендә хокук бозулар динамикасы, аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтләрне бүлү буенча шобага үткәрү кагыйдәләре белән кызыксындылар.

Бүген утырышта республика Җир кодексына күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү кагыйдәләрен киңәйтүче үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, закон проектында «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлегендә даими яшәүче күп балалы гаиләләргә Тукай районыннан тыш тагын 8 якындагы муниципаль районда: Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнарында җир кишәрлекләре бирү мөмкинлеге каралган.

«Географияне киңәйтү һәм теркәлү урыны буенча булмаган башка районнарда җир кишәрлекләре бирү мөмкинлеге мәсьәләне хәл итүнең бер варианты булып тора. Шуңа күрә, Яр Чаллы шәһәре буенча вәзгыятьне исәпкә алып, элек Яр Чаллы шәһәренең күп балалы гаиләләренә 3339 кишәрлек бирелгән, аларның барысы да Тукай районында бирелгән, ә бүген Яр Чаллыда тагын 6035 күп балалы гаилә үзләренә җир бүлеп бирелгәнне көтә», – дип басым ясады министр.

Моннан тыш, утырышта хайваннар белән эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика Законы нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану турындагы закон проекты каралды.

Закон проекты тарафыннан «Татарстан Республикасында хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясындагы 1 өлешенең 6 пунктын һәм 2 өлешенең 1 пунктын үз көчен югалткан дип тану тәкъдим ителә. Күрсәтелгән нормалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына этләрне хәбәр итеп (ирекле) теркәү тәртибен билгеләүне, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең (алга таба – Ветеринария идарәсе) этләрне хәбәр итеп (ирекле) теркәүне гамәлгә ашыру вәкаләтен беркетүче нигезләмәләрне үз эченә ала.

Документка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, этләрне хәбәр итеп (ирекле) теркәүнең республика дәрәҗәсендә билгеләнгән тәртибе хуҗасыз калган этләр санын киметү һәм югалган этнең хуҗасын эзләү мәсьәләсен хәл итүгә таләп ителгән йогынтыны ясамый. Этләрне мәҗбүри теркәү булмаса, хуҗасыз (этләрдән) хайваннар санын киметү мөмкин түгел.

Әлеге закон проектында каралган үзгәрешләр кертелгәннән соң, 971 нче карарга тиешле таләпләр кертү юлы белән республика территориясендә тотылган этләрне мәҗбүри теркәүне кертү планлаштырыла.

Закон кабул итү хайваннар белән эш итү өлкәсендә гамәлдәге хокукый җайга салуның нәтиҗәлелеген арттырачак, йортсыз этләр санын сизелерлек киметергә һәм югалган хайванның хуҗасын эзләү процедурасын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк һәм тулаем алганда хайваннарны, шулай ук хайваннар белән эш иткәндә гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итүгә ярдәм итәчәк. "Әйтик, дәүләт ветеринария учреждениесе мәгълүматларына караганда, республика территориясендә котыру авыруына каршы 2024 елда 111 422 эт вакцинацияләнгән. Ирекле тәртиптә һәм дәүләт ветеринария учреждениеләрендә 2017 елдан 2024 елга кадәр барлыгы 14 016 эт теркәлгән, ягъни гомуми уртача санның 12% ы. Билгеләнгән Закон кабул ителгән очракта этләрне ирекле теркәү республикада караучысыз калган хайваннар санын киметү мәсьәләсен җайга салу юлында беренче адым булачак», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Бүген парламентарийлар комитетның 2024 елның сентябреннән декабренә кадәрге эшенә нәтиҗә ясадылар һәм киләсе 2025 елга комитетның эш планын расладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International