Дәүләт Советында Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2024 елның 14 декабре, шимбә, 11:24

Бүген Дәүләт Советында «Парламент-2030» XIV Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурс финалына мәгариф оешмаларыннан 11 студент һәм укучы чыкты, барлыгы конкурста Россиянең 89 субъектыннан 50 меңнән артык кеше катнашты. Конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров котлады.

Александр Чубаров «Парламент-2030» конкурсында катнашучылар адресына Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сәламләү хатын укыды. Фәрит Мөхәммәтшин ел саен үткәрелә торган конкурсның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үткән. «Бу ярыш битараф булмаган, актив яшь гражданнар үзләрен таныта, белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтә, төрле өлкәләрдә кирәкле идеяләрне һәм проектларны законлаштырырга өйрәнә ала торган мөһим мәйданчыкка әверелде, – диелә телеграммада. – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы алдыннан быелгы конкурсның максаты – буыннарның тарихи хәтерен ныгыту, бу аеруча  актуаль. Бу темага эшләп сез патриотик тәрбиягә, традицион рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга үз өлешегезне кертәсез».

Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм төбәк парламентлары, иҗтимагый оешмалар һәм «Парламент 2030» ярдәмендә киләчәктә дә яшьләрнең потенциалын ачуга, мөһим закон чыгару инициативаларын гамәлгә кертүгә ярдәм итәчәгенә, катнашучыларга шәхси һәм һөнәри үсеш өчен яңа офыклар ачачагына ышаныч белдерде.

Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганда, Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров конкурста җиңүчеләргә Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару органнарында ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. «Бу конкурс Татарстан Республикасы һәм тулаем Россия Федерациясе яшьләрен патриотик рухта тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Конкурсның 14 сезонының төп темасы Россия Федерациясенең Дәүләт суверенитетын ныгыту булды», – дип басым ясады профильле комитет җитәкчесе.

Конкурста катнашучыларны хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сәламләде. «Бу конкурста катнашып, Сез соңыннан халык мәнфәгатьләренә хезмәт итү өчен закон чыгару яки башкарма хакимият органнарына, яки хәрби структураларга килүгә беренче адым ясадыгыз», –  диде ул.

2014 елдан башлап «Парламент-2030» бөтенроссия проектын гамәлгә ашыру елларында конкурста 800 меңнән артык яшь кеше катнашкан. Җиңүчеләр өчен Федерация Советында һәм Дәүләт Думасында стажировкалар оештырылган. Конкурста катнашуның күрсәткеч нәтиҗәләреннән берсе –104 финалистның федераль һәм төбәк закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарында төрле вазыйфаларга билгеләнүе, шулай ук депутатлар һәм депутатларның ярдәмчеләре булуы.

Бүләкләү тантанасында Казан Дәүләт Думасы депутаты Людмила Андреева, РФ ФС Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитетының Эксперт-консультатив советы әгъзасы Михаил Вавилин катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International