Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе, 14:32

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәү өлкәсендә, ул  Россия Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша.

Бүген Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышы узды, анда яңа кергән регионнарның илнең хокукый, икътисадый һәм социаль системасына интеграция мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук 2024 елда төньяк төбәкләрне материаллар һәм товарлар  белән тәэмин итү турындагы федераль законны гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар. Утырышны Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин һәм Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая үткәрде.

Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышын ачып, Андрей Яцкин билгеләп үткәнчә, бүген Россия Президенты Владимир Путин куйган максатка ирешү өчен берләшкән регионнарның социаль-икътисадый үсеше дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. «Гамәлгә ашырыла торган программаның масштабын бәяләү өчен 2022 елдан бирле 5,8 мең күпфатирлы йорт, 3,5 мең километр юл торгызылуын, 1,5 мең мәгариф учреждениесе ремонтлануын билгеләп үтү дә җитә», – дип басым ясады Андрей Яцкин. Ул яңа регионнарның ил үсеше планнарына кертелгән булуын искәртте.

Андрей Яцкин Донбассның торак пунктларын торгызуда актив катнашкан шеф-төбәкләргә аерым рәхмәт белдерде. «Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко кушуы буенча Интеграция мәсьәләләре буенча совет төзелде, – дип билгеләп үтте Андрей Яцкин. – Бу чорда Россия Хөкүмәте, коллега-сенаторлар һәм депутатлар ярдәмендә ике дистәдән артык закон чыгару инициативасы федераль законнарга әверелде».

РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая билгеләп үткәнчә, Президент Владимир Путин куйган яңа берләшкән территорияләрне интеграцияләү бурычы Россия парламентының түбән палатасы депутатлары өчен өстенлекле булып тора. «Кабул ителгән һәм хәзерге вакытта гамәлдә булган 60 тан артык закон Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан эшләнде, – дип билгеләде Ирина Яровая. – Бу территорияләрдә социаль ярдәм чараларының тулысынча тәэмин ителүе принципиаль әһәмияткә ия факт булып тора. Барыннан да элек, сүз балалы гаиләләр турында бара».

Закон чыгаручылар Советы Президиумы шулай ук төньяк төбәкләрне материаллар һәм товарлар  белән тәэмин итү турындагы федераль законны гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат тыңлады, анда 2024 елның навигация чорына йомгак ясалды.

Иртәгә, 17 декабрьдә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Федераль Собрание каршындагы РФ Закон чыгаручылар советы утырышында катнашачак. Катнашучылар субъектларда каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасының торышы һәм үсеш перспективалары, шулай ук коммуналь инфраструктураны модернизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International