Вячеслав Володин төбәкләрнең закон чыгару җыелышлары җитәкчеләре белән очрашты

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе, 20:56

РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин РФ субъектларының закон чыгару органнары җитәкчеләре – РФ ФС каршындагы Россия Закон чыгаручылар советы әгъзалары белән очрашты. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Россия парламентының түбән палатасы рәисе, Россия Закон чыгаручылар советы рәистәше төбәк вәкилләре белән агымдагы ел нәтиҗәләре турында фикер алышты һәм киләсе елга планнары белән уртаклашты. Вячеслав Володин ассызыклаганча, мондый диалог фикер алышу һәм закон чыгару сыйфатын яхшырту өчен бик мөһим. "Без региональ закон чыгару органнары белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирәбез, – дип басым ясады Вячеслав Володин.–  Бу ел дәвамында яңа формаларны гамәлгә ашырдык, квартал саен төбәкләргә чыгып Дәүләт Думасы советларын уздырдык, анда социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләре каралды. Мондый формат киләчәктә гамәлгә ашырылачак, бу кабул ителә торган карарларның сыйфатына уңай йогынты ясый. Җирдә эшләүчеләр проблемаларны хәл итү белән турыдан-туры шөгыльләнәләр, начар киңәш бирмиләр, һәм без шул рәвешле закон карарларын әзерләгәндә бу тәкъдимнәрне исәпкә алабыз. Безгә сезнең фикерегезгә таяна алуыбыз мөһим".

Вячеслав Володин шулай ук төбәкләрнең закон чыгару җыелышы җитәкчеләренә Дәүләт Думасының закон чыгару эшенең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде. "Бу, һичшиксез, Президент Юлламасын тормышка ашыру.  Илкүләм үсеш максатларына ирешү буенча адымнарны нәкъ менә ул системалы рәвештә төзи", – дип белдерде  Дәүләт Думасы Рәисе.

Шулай ук эшнең төп юнәлешләре арасында — махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, балалар сәламәтлеген саклау, илнең иминлеген ныгыту һәм аның суверенитетын саклау.

Төбәк парламентлары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, закон чыгаручылар советы рәистәше Вячеслав Володин депутатларның бурычы – эшне кешеләр соравыннан чыгып оештыру, дип билгеләп үтте. «Ил көчле булсын, тормыш сыйфаты күтәрелсен өчен барысын да эшләргә кирәк, ә кешеләр депутатлар барлыгын һәм алар аларның проблемаларын хәл итәчәкләрен белеп торсыннар”, – дип ассызыклады ул.

Очрашуда шулай ук Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, Россия Закон чыгаручылар советы рәистәше урынбасары Ирина Яровая, профильле комитет рәисләре Алексей Диденко, Олег Морозов,Максим Топилин катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International