Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты

2024 елның 17 декабре, сишәмбе, 12:20

Бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә булган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФС каршындагы Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Парламентарийлар, тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм субъектларда каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырышны ачып, РФ ФС Федерация Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советы рәистәше Валентина Матвиенко каты коммуналь калдыклар белән эш итү һәм торак-коммуналь инфраструктураны модернизацияләү мәсьәләләре үзара тыгыз бәйләнгән, һәр гражданның тормыш сыйфаты турыдан-туры алардан тора, дип билгеләде. "Бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирелә. Иртәгә Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә узачак. Һәм инде бүгенге анализ буенча караганда, Президентка юлланган сорауларның шактый өлеше, шул исәптән, торак – коммуналь хуҗалык системасы эше һәм гомумән калдыклар белән эш итү белән бәйле”, – дип белдерде Россия парламентының югары палатасы Рәисе.

Федерация Советы Рәисе, Закон чыгаручылар советы рәистәше Валентина Матвиенко әйтүенчә, калдыклар белән эш итү өлкәсендә “чүп реформасы”на зур өметләр багланган. “Бөтен ил күләмендә калдыкларны аерып җыю, эшкәртү, утильләштерү буенча төгәл система булдырылачагы күздә тотылды. Әмма бу эш бик үк барып чыкмады. Йөзләрчә миллиард сумлык керем алып килүче төбәк операторлары асылда беркем алдында да хисап тотмый”, – диде ул.

Валентина Матвиенко, илдәге гомуми хәлгә кагылып, хәзерге вакытта 172 мең контейнер мәйданчыгы, 1500дән артыграк махсус техника җитмәүне билгеләп үтте. “Эш бик күп, әмма тәүге мөһим адымнар ясалган инде. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында калдыкларны чыгару өчен махсус транспорт, контейнер мәйданчыклары, төзелеш калдыклары белән эш итү турында закон проектлары тикшерелә. Рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплекләр ясау һәм төбәкләрне чүп чыгару буенча тиешле инфраструктура белән тәэмин итү проблемаларын хәл итү максатыннан берничә закон инициативасы әзерләнде”, – диде Федерация Советы Рәисе.

Ул төбәкләрдәге закон чыгаручыларны да бу мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашырга чакырды. “Сез җирдә эшлисез, һәр көн саен кешеләр белән очрашып торасыз һәм төбәкләрдә нәрсәләр җитмәвен кемгә караганда да әйбәтрәк беләсез”, – ди Валентина Матвиенко.

Исегезгә төшерәбез: узган елда Татарстан Дәүләт Советы Дәүләт Думасына җитештерү һәм куллану калдыклары турында федераль законга үзгәрешләр кертү хакында закон инициативасын юллаган иде. Документта төзелеш калдыклары белән эш итү, агач ботакларын утильләштерү, контейнер мәйданчыкларын тоту мәсьәләләре игътибар үзәгенә алынган. Хәзерге вакытта бу тәкъдимнәр нигезендә, әлеге өлкәдә кайбер закон проектлары эшләнә. Шуларның берсе – җитештерү һәм куллану калдыклары турында Федераль законга үзгәрешләр кертү (калдыклар җыю урыннарын булдыру һәм тотуны хокукый яктан җайга салу ягыннан) турында закон проекты Думага кертелгән инде.

Утырышта катнашучылар шулай ук субъектларда коммуналь инфраструктураны яңарту мәсьәләләре буенча фикер алышты. “Җылылык, яктылык, су – болар барысы да зур шәһәрләрдә дә, ерактагы авылларда да өзеклексез булырга тиеш”, – диделәр утырышта.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International