Дәүләт Советының алтынчы утырышы 23 декабрьдә була

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе, 13:43

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышы 23 декабрьдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 24 мәсьәлә, шул исәптән 7 республика законы проектын, 4 федераль закон проектын һәм Россия Федерациясе субъектларының ике закон чыгару инициативасын карарга планлаштыра. 

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, гадәттәгечә, көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан республикада соңгы вакытта булган мөһим вакыйгаларны билгеләп үтте. Парламент башлыгы муниципаль реформа турында фикер алышуга аерым тукталды. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу мәсьәлә төбәкләрнең закон чыгару җыеннары җитәкчеләренең Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белән 16 декабрьдә Россия Закон чыгаручылар советы чаралары кысаларында узган очрашуында да күтәрелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин җирле үзидарәнең гомуми принциплары турындагы закон проектын карауның кичектерелүен, аның нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре бетерелә торган гавами хакимиятнең бердәм системасын булдыру  ята – уңай факт дип атады. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Дәүләт Советы бу нисбәттән төзәтмәләр җибәргән иде, аларның берсе төбәкләргә җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасыннан бер дәрәҗәле системасына  күчәргәме-юкмы икәнен үзләре хәл итү хокукын бирү турында. «Җирле хакимиятне оештыруның хәзергедән дә яхшырак варианты юк, – дип саный  Фәрит Мөхәммәтшин, –  хәзерге вакытта республикада 933,9 мең кеше авыл җирендә яши, авыл халкы саны кими, авыл халкы картая бара. Әгәр авыл советлары да бетерелсә, бу авыл кешеләрен язмыш кочагына калдыру дигән сүз, чөнки җирле үзидарә – кешеләргә иң якын хакимият. Без алга таба да бу мәсьәләне күзәтеп торачакбыз һәм авыл халкы мәнфәгатьләрен яклаячакбыз. Күп кенә субъектлар безнең инициативаны хуплады». 

Парламентның алдагы утырышына килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, сессиядә Татарстан Республикасының 7 закон проекты каралачак, барысы да беренче укылышта. Әлеге закон проектлары белән региональ инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салу турында, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү хакында, хайваннар белән эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль ярдәм өлкәсендәге мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында, физик культура һәм спорт турында законнарга,  шулай ук республиканың Җир кодексына үзгәрешләр кертелә.

Аерым алганда, республиканың Җир кодексына кертелгән үзгәрешләр белән, Закон нигезендә, Чаллы шәһәрендә даими яшәүче күп балалы гаиләләргә Тукай районыннан тыш, якындагы 8 муниципаль районда урнашкан җир кишәрлекләрен бирү мөмкинлеге беркетелә.

Алтынчы утырышта шулай ук 2025 елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын һәм 2025 елга Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планын раслау планлаштырыла.

Парламентның алтынчы утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданнар сәламәтлеге торышы турындагы доклады һәм «Приоритет – 2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2021-2030 елларга Казан милли тикшеренү технология университетын үстерү программасын гамәлгә ашыру турындагы хисап каралачак.

Лилия Маврина быел 1 декабрьдә Чистай сайлау округында Дәүләт Советына депутат сайлаулар узуын искәртте. Яңа сайланган депутат, «Чистай» холдинг компаниясе генераль директоры Наил Залаков  Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетында эшләргә планлаштыра. Шуңа бәйле рәвештә әлеге комитет составын үзгәртү мәсьәләсе каралачак.

"Хөкүмәт сәгате" кысаларында «Татарстан Республикасында миграция сәясәте өлкәсендә башкарыла торган эш турында» мәгълүмат тыңлау планлаштырыла.

Традиция буенча узып баручы елда йомгаклау утырышында Дәүләт Советының 2024 елдагы эшенә йомгак ясалачак. Җиденче чакырылыш республика парламенты эше турында йомгаклау мәгълүматы белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, утырыш башланыр алдыннан һәм тәнәфесләр вакытында республика парламентында «Теләкләр чыршысы» эшләячәк, әлеге проект кысаларында депутатлар һәм чакырылган затлар  мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, ятимнәрнең, аз керемле гаиләләрдәге балаларның һәм махсус операциядә катнашучыларның балаларының яңа ел хыялларын тормышка ашыра алачак.

Бүген парламентарийлар Президиум утырышында мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турында республика законын мониторинглау нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады.

«Хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләргә 319 электрон социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бар, – дип белдерде  профильле комитет башлыгы, – 4 ел элек алар нибары 27 иде. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуның төп ысулы булып төбәк дәүләт хезмәтләре порталы тора. 2012 елда әлеге сервистан нибары 250 мең граждан файдаланган. Хәзер бу сан күп тапкырлар арткан һәм 3,5 миллионнан артык кулланучыны тәшкил итә».

Рәгат Хөсәенов республикада халыкка кирәкле 470 цифрлы сервис булдырылуын искәртте. Иң популярларның берсе булып табибка язылу тора, аннан инде 12,5 млн тапкырдан артык файдаланганнар. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү һәм газ белән тәэмин итүне дә кертеп, исәпләү приборлары күрсәткечләрен бирү, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә гаризалар җибәрү буенча сервислар да популяр. Моннан тыш, Халык инспекторы актуаль сервисы кертелде, аның ярдәмендә Татарстанда яшәүче һәркем юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүдә актив катнаша ала.

Шуңа да карамастан, Рәгать Хөсәенов республиканың кайбер мәгариф һәм медицина оешмаларында «Интернет» челтәренең тотрыклы һәм өзлексез эшләвен тәэмин итүдә проблемалар булуын әйтте. Республика муниципалитетларында да интернет-элемтә белән тәэмин итүдә проблемалар булуын билгеләп үтте, федераль трассалар буенда да «соры зоналар» бар. Цифрлы тигезсезлекне бетерү проблемасы профильле министрның шәхси контролендә булуга карамастан, депутатлар әйтүенчә, мәсьәлә актуаль булып кала бирә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика министрлыгының игътибарын аерым торак пунктларда Интернет челтәре булмауга юнәлтте, шуңа күрә халык дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең электрон системасыннан файдалана алмый. «Татарстанда цифрлы технологияләр үсеше, дәүләт хезмәтләрен гамәлгә кертү дәрәҗәсе илдә яхшы билгеле, – диде ул. – Шуңа күрә республика Хөкүмәте, цифрлаштыру министрлыгы һәм профильле парламент комитетының уртак тырышлыгы белән әлеге проблемаларны хәл итү юлларын табарга кирәк».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International