Дәүләт Советында Татарстанның дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашуы мәсьәләсе буенча эш төркеме утырышы узды

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе, 16:02

Бүген Дәүләт Советында РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җитәкчелегендәге Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашуы мәсьәләсе буенча 13 нче эшче төркем утырышы узды. Утырышта эшче төркемнең 2024 елдагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук алдагы чорга чаралар планы расланды. Утырыш эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, эшче төркем эшчәнлеге Татарстан Республикасының федераль проектларда максималь актив катнашуына һәм татарстанлыларның сәламәтлек саклау өлкәсендәге наказларын хәл итүгә юнәлдерелгән. «Мондый эш тәҗрибәсе бер генә субъектта да юк, һәм безгә тәҗрибәне өйрәнү өчен бик күпләр килә. Эшче төркем бик мөһим проектларны гамәлгә ашырырга, гражданнарга якынрак булырга мөмкинлек бирә. Ике депутатлар корпусының, башкарма хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге, Татарстан Республикасы Рәисе юлламасы нигезендә төгәл максатлар кую бу мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә, – дип басым ясады Айрат Фәррахов. – 391 наказ Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында килде. Мин ел дәвамында бу эшне төгәлләрбез дип уйлыйм", – дип басым ясады депутат.

Айрат Фәррахов якын арада ачылачак «Салават күпере» торак комплексындагы поликлиника төзелеше тәмамлануы турында әйтте. "Бездә федераль финанслаулы объектлар бар иде, бу Казанның «Салават күпере» торак комплексында иң зур поликлиника. Менә бу поликлиника инде әзер диярлек һәм якын көннәрдә ул үз ишекләрен ача. Бу микрорайон халкы өчен бик авыр, бик катлаулы мәсьәлә булды», – диде Айрат Фәррахов.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов билгеләп үткәнчә, 2024 елда сәламәтлек саклау системасын федераль бюджеттан финанслауның гомуми күләме 9 млрд сумга якын тәшкил иткән.

Россия Федераль Җыенында Татарстан депутациясенең мондый эш формасы республикада традициягә әйләнде инде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе күрсәтмәсе нигезендә министрлыклар каршында 17 төрле юнәлеш буенча эш төркемнәре төзелде, аларның җитәкчеләре – Дәүләт Думасының 15 депутаты һәм Татарстаннан Россия Федерациясенә сайланган 2 сенатор. Эш төркеме составына шулай ук Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә.  Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшче төркемнәр эшчәнлегенә гомуми җитәкчелекне һәм координацияне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкара.

Эшче төркем утырышында объектлар төзүгә дәүләт контрактлары һәм сатып алулар буенча контрактлар төзү, эшче төркемгә беркетелгән сайлаучылар наказларының үтәлеше, шулай ук «Озак һәм актив яшәү» һәм «Гаилә» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International