Татарстаннан Донбасска чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы юл тотты

2024 елның 20 декабре, җомга, 16:50

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежноега (ЛХР) чираттагы гуманитар йөк белән колонна юлга чыкты.  Җиде зур фурага төзелеш материаллары, гигиена предметлары һәм балалар ризыклары, көнкүреш химиясе һәм эчә торган су төялгән. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы –йөз тонна.  Йөкләрне «Бәхетле» складыннан төяделәр.  Волонтерлар һәм гуманитар акциядә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.

"Без партия активы, депутатлар корпусы, муниципалитетлар, яшь гвардиячеләр, югары уку йортлары, республика предприятиеләре инициативасы белән гомуми авырлыгы 100 тонна булган гуманитар йөк җибәрәбез, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – 7 фурада шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу өчен төзелеш материаллары, шулай ук Донбасс балаларына 4500 данә яңа ел күчтәнәчләре. Без аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз».

Парламент җитәкчесе партия активына һәм гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнашкан барлык татарстанлыларга зур рәхмәтен белдерде.

Татарстан парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре шулай ук Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яңа туган балалы гаиләләргә ярдәм иттеләр, балалар ризыгы һәм подгузниклар сатып алырга булыштылар.

«Лисичанскида һәм Рубежноеда балалар тууы бик шатлыклы вакыйга, – дип белдерде Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова журналистларның соравына җавап биреп,  – Безгә Татарстан Республикасы вице-премьеры, шефлыкка алынган шәһәрләрдә эш алып баручы Фәнил Әһлиуллин, балаларга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Беренче чиратта хатын-кыз депутатларның  «Мәрхәмәт- Милосердие» берләшмәсе әгъзалары бу акциягә кушылдык, акча җыю турында игълан иттек. Безне депутатлар һәм Дәүләт Советы аппараты хуплады.  Бу акчаларга балалар ризыклары һәм памперслар сатып алдык». 

Бу сәфәрдә гуманитар колоннаны ТР Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озатып бара. Марат Сәмигуллин әйтүенә караганда, Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләрнең кәефе яхшы якка үзгәрә.

«Безнең өчен андагы  кешеләрнең кәефе күтәрелү бик мөһим, – диде Марат Сәмигуллин, – 2 ел элек, без әле гуманитар йөк илтә генә башлаганда, кешеләрнең күзләрендә дә, күңелләрендә дә борчу бар иде, ә хәзер анда тормыш тернәкләнә һәм бу уңай үзгәрешләр халыкның кәефендә чагыла».

Йөкне Луганск Халык Республикасы гражданнары соравы буенча җыйганнар, арлык кирәкле әйберләрнең исемлеген Татарстан Республикасы вице-премьеры Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә эш алып баручы Фәнил Әһлиуллиннан алалар.

Гуманитар колоннаны формалаштыруга РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон сизелерлек өлеш керткән. Ул Рубежное шәһәренең көньяк өлешенә су бирү өчен төзелеш материаллары, торбалар һәм башка җиһазлар белән ике машина җибәргән. Рубежное водоканалы җитәкчелегеннән үтенеч ноябрьдә килгән булган.

«АГАВА» компаниясе Лисичанскида су белән тәэмин итүне яңарту өчен кирәкле җиһазларлар төялгән фура җибәргән.

Рубежное шәһәрендәге  «Бердәм Россия» гуманитар үзәгенең халык мөрәҗәгатьләре нигезендә төзелгән үтенечләрен РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский үтәгән. Аның инициативасы белән шәһәргә «Нәфис» компанияләр төркеменнән көнкүреш химиясе төялгән фура китте.

Сарман муниципаль районында яшәүчеләр Рубежное шәһәренең госпитальләре һәм хастаханәләре өчен эчәргә яраклы су тутырылган фура җибәргәннәр.

Гуманитар йөкнең тагын бер мөһим өлеше – Донбасс балалары өчен яңа ел күчтәнәчләре. Аларны җыюга хәйриячеләр, Түбән Кама һәм Зәй районнары кешеләре, шулай ук Татарстан югары уку йортлары кушылды. Балалар товарлары партиясен Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе җыйды.

Моннан тыш, гуманитар йөк составында Казан дәүләт медицина университетыннан һәм Казан шәһәренең 113нче мәктәбеннән китаплар бар. Алабугалылардан фронт мичләре, «Газпром трансгаз Казан» компаниясеннән маскировка челтәрләре һәм азык-төлек, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан аз керемле гаиләләр өчен көнкүреш химиясе җыелмалары һәм ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгыннан – Яңа елга татлы бүләкләр. «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк башкарма комитеты партиянең Лисичанск һәм Рубежноедагы җирле бүлекчәләренә офислар һәм чаралар үткәрү өчен брендлы җиһазлар, ә шәһәр администрацияләренә Россия гимны тексты белән плакатлар тапшыра.

«Яшь Гвардия»нең Татарстан төбәк бүлеге активы өч хәрби частька җылы юрганнар, маскировка челтәрләре, шәмнәр һәм антисептиклар сатып алган. 

Йөкне формалаштыруга һәм җибәрүгә шулай ук ТР Ресоциализация фонды җитәкчесе Данияр Максудов, «Дивар» компаниясе башлыгы Гайнан Габделгазизов, «Әл-Строй» җәмгыяте, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, Югары Ослан һәм Бөгелмә муниципаль районнары, Казан шәһәренең «Шотокан» карате федерациясе башлыгы Алексей Кокурин үз өлешләрен керттеләр.

Бу  «Бердәм Россия» эгидасы белән җыелган гуманитар колоннаның 28 нче тапкыр җибәрелүе. Партиянең төбәк бүлеге тарафыннан яңа төбәкләргә 2,8 мең тоннага якын йөк төялгән  179 йөк машинасы озатылган.

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International