КПРФ фракциясе утырышы булды

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 09:43

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның алтынчы утырышы көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар һәм фракция эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Фракция эшендә Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев катнашты Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.

Дәүләт Советының алтынчы утырышы каравына Президиум керткән мәсьәләләр буенча фикер алышканда, фракция әгъзалары аларның күпчелеген хуплады. Шулай ук фракциянең берничә белдерүен игълан итү турында карар кылынды.

 Социаль характердагы аерым мәсьәләләр турында фикер алышу барышында КПРФ фракциясе әгъзалары каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утильләштерү пробемаларына, шәһәрләрнең лифт хуҗалыгын яңартуга, шулай ук хайваннар асрау турындагы законнарны камилләштерү зарурлыгына игътибар иттеләр.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International