Дәүләт Советында «Татарстан – яңа гасыр» депутат төркеме җыелышы булды

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 10:04

Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышы алдыннан «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар депутатлар төркеменең 2024 елдагы эшенә йомгак ясадылар, шулай ук 2025 елга эш планын расладылар.

Хисап чорында «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеме тарафыннан 4 җыелыш уздырылган, аларда 13 мәсьәлә каралган.

Кайбер актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу «Бердәм Россия» фракциясе белән берлектә хезмәттәшлек һәм багланышлар турында килешү кысаларында уздган. Депутатлар төркеме шулай ук «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте белән актив хезмәттәшлек итә.

«Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеме әгъзалары үзләренә беркетелгән округларда сайлаучыларны кабул итәләр, республика форумнарында, акцияләрендә, чараларында, социаль әһәмияткә ия темаларга проектларда, СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм җыюда һәм илтеп җиткерүдә, ЛХР һәм ДХР балаларына гуманитар ярдәм җыюда һәм китерүдә актив катнашалар.

Бүгенге утырышта 2025 елга эш планы расланды, аңа Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елын уздыру кысаларындагы чаралар кертелгән.

Бүген депутатлар төркеме әгъзалары 2025 елның I яртыеллыгына төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү графигын расладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International