Җәмәгать судьялары сайланды

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 10:45

Парламентның алтынчы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. Аларның кандидатуралары элек Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан хупланган иде.

Җәмәгать судьясын сайлауга һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруга кандидатураларны ТР Югары суды Рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты карарын аның җитәкчесе Александр Чубаров игълан итте, ул коллегаларын тәкъдим ителгән канидатураны хупларга чакырды.

Дәүләт Советы Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп өч елга Гөлназ Кашапованы (Лениногорск суд районы буенча 4 нче суд участогына) сайлады, Арча суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны отставкадагы судья Гөлназ Вәлиевага йөкләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International