Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе утырышы булды

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 10:20

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында чараларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар, 2025 елның беренче яртыеллыгына төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү графигын расладылар. Бердәмроссиялеләр шулай ук фракциянең 2024 елгы эшенә йомгак ясадылар һәм киләсе елга эш планын карадылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Россия Федерациясендә уздырыла торган Гаилә елы кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүматны Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова җиткерде. Үзенең докладында ул игътибарны демографик чакыруларга юнәлтте. «Туучылар санының кимүе, никахлашуны һәм бала табуны соңрак чорга кичектерү, аз балалы һәм бер буынлы гаилә модельләренә күчү, халыкның картаюы  – бу процесслар демографик күрсәткечләрдә тискәре чагылыш таба, 2017 елдан Россиядә халыкның табигый кимүе күзәтелә», – дип ассызыклады Татьяна Лионова.  Аның әйтүенчә, июньдә илдә туучылар саны буенча антирекорд күзәтелгән, нибары 98,6 мең бала туган. Элек яңа туган балалар саны 100 меңнән дә кимеми торган булган. 

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, балалар тууга өстәмә стимуллар, гаилә кору, балалар тудыру һәм тәрбияләү этапларында һәрьяклап ярдәм итү, өлкән буын турында кайгырту инструментларын булдыруга юнәлдерелгән комплекслы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру зарур.

Дәүләт Думасы депутаты ассызыклаганча, ана капиталының гамәлдә булуы 2030 елга кадәр озайтылган. Киләсе елның 1 февраленнән ул 2024 елның фактик инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк, хәзер аны әтисенең тупланма пенсиясенә (әнисенең генә түгел) һәм яңа капитал салуларга – блокланган төзелеш йортлары яки таунхауслар дип аталган йортларга тотарга мөмкин булачак. 2025 елдан бердәм пособие инструменты камилләштерелә. Эшләүче ата-аналарга ярдәм итүгә аерым игътибар биреләчәк.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International