2024 елга Татарстан бюджеты керемнәре 93,7 млрд сумга арттырыла

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 13:43

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. 2024 елга Татарстан бюджеты керемнәре 93,7 млрд сумга, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр буенча – 84,5 млрд сумга арттырылган.

Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2024 елда республика бюджетының керем өлешен 93 млрд 672,3 млн сумга, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәрне, агымдагы елның 11 аенда республика бюджеты үтәлешен исәпкә алып, 84 млрд 502,6 млн сумга арттырырга тәкъдим ителә. Республика бюджетының чыгым өлешен 93 млрд 672,3 млн сумга арттыру планлаштырыла.

Үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә 2024 елга Татарстан Республикасы бюджетының гомуми күләме керемнәр буенча 578 млрд 172,8 млн сум һәм чыгымнар буенча 579 млрд 535,2 млн сум булыр дип фаразлана. "1 млрд 362,4 млн сумлык дефицит үзгәрми һәм финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән", − дип белдерде Радик Гайзатуллин.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International