Дәүләт Советында Хөкүмәт сәгатендә миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 14:50

Бүген Дәүләт Советының алтынчы утырышында Хөкүмәт сәгате кысаларындагы парламентарийлар республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев чыгыш ясады.  

Республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, республика территориясендә чит ил гражданнарының хезмәт эшчәнлеге федераль кануннар нигезендә эш бирүчеләрнең квота, патент системасы, Евразия икътисадый берлеге илләре гражданнары белән эш бирүчеләр арасында рөхсәт документларысыз төзелә торган хезмәт шартнамәләре, шулай ук югары квалификацияле белгечләргә эшкә рөхсәт алу нигезендә гамәлгә ашырыла.

2024 елда республиканың виза илләреннән чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүгә квотасы виза белән керү тәртибе булган 57 илдән 1502 кеше тәшкил итте. 2025 елда квотага виза тәртибе белән 88 илдән 9 349 чит ил хезмәткәренә 36 эш бирүче гариза биргән. Әлеге система буенча республикага иң күп чит ил хезмәткәрләре Төркмәнстаннан, Төркиядән, Кытайдан, Һиндстаннан, Африка илләреннән килә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе мәгълүматлары буенча, быелның 11 аенда 34 024 чит ил гражданы патент алган. Төбәк коэффициентыннан чыгып, Татарстан Республикасында патент бәясе 2024 елда аена 6229 сум тәшкил итә, 2025 елда 7315 сум булачак. Бу система буенча республикага барыннан да бигрәк Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Азәрбайҗаннан чит ил гражданнары килә.

Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, республика предприятиеләренең кадрларга ихтыяҗы 37 мең кеше тәшкил итә. Фаразга караганда, якындагы 7 елда республикага 174,7 мең кеше кирәк булачак.  Бүгенге көндә хезмәт эшчәнлеген 49 меңнән артык чит ил хезмәткәре башкара, бу – республикада эшләүчеләрнең 2,4% ы.

Республикада, профильле министрлык җитәкчесе сүзләренә караганда, чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү буенча эш алып барыла. Эльмира Зарипова «КАМАЗ» ГАҖ тәҗрибәсен уңай яктан билгеләп үтте. 

Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова республика территориясендә мигрантларны социаль-мәдәни мохиткә җайлаштыру, Татарстанда яшәүче халыкларны мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә тарту максатында үткәрелә торган этномәдәни чаралар турында сөйләде.  "Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә 175 милләт вәкиле яши, – дип билгеләп үтте мәдәният министры, – кешеләрне социаль адаптацияләү мәсьәләсе аеруча әһәмияткә ия».

Бу эштә, Ирада Әюпова әйтүенчә, Татарстан Халыклары ассамблеясе мөһим роль уйный, аның составына республиканың 250дән артык иҗтимагый оешмасы һәм Ассамблеяның ресурс үзәге булган Татарстан Халыклары дуслыгы йортлары керә. Быел ассамблея тарафыннан 500дән артык чара уздырылган, дип белдерде Ирада Әюпова.   

«Булган мигрантлар саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында гына түгел, ә Россия төбәкләре арасында да алдагы урында тора», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Марат Галиев. Аның әйтүенчә, ел саен республикада даими һәм вакытлыча яшәүче чит ил гражданнары саны арта.

Бүгенге көндә миграция исәбендә 99 меңнән артык кеше тора. Аларның 80% тан артыгы – Урта Азия республикалары гражданнары. (Үзбәкстан – 37,3%, Таҗикстан – 14,1%, Төрекмәнстан – 10,8%, Кытай – 5,5%; Төркия – 3,6%; һәм Иран – 2,1%.) Яртысы диярлек (46.2%) эш максатыннан кергән, 17% – уку өчен. 52 906 чит ил гражданы патент рәсмиләштергән, бу республика бюджетына 2,3 млрд сумнан артык акча кертүне тәэмин иткән.

Марат Галиев чит ил кешеләренең фактик яшәү һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыннарында үткәрелгән тикшерүләр турында сөйләде. Тикшерү барышында миграция өлкәсендә 20 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, бу узган ел белән чагыштырганда 16% ка күбрәк. «Чит ил хезмәткәрләренең хезмәтен законсыз куллану өлешендә хокук бозулар саны 2 тапкырга артты. Эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартылган, ә явыз хокук бозучыларның эшчәнлекләре туктатылган.  Илдән чыгарып җибәрелгән чит ил кешеләре саны 40% ка артты», – дип ассызыклады Марат Галиев.

Чит ил гражданнары саны арту белән, Марат Галиев билгеләп үткәнчә, алар кылган җинаятьләр саны да арта. Бу милеккә кагылышлы  җинаятьләр, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу, шулай ук кешене үтерү һәм урлау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактлары.

Марат Галиев әйтүенчә, мигрантларның легаль рәвештә урнашу проблемасы, шулай ук аларның республика территориясендә законнарны үтәве элеккечә актуаль мәсьәлә булып кала.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, фикер алышуга йомгак ясап, чит ил эшчеләренең хезмәтен куллану республиканың күп тармаклы икътисады өчен кирәк булуына, шул ук вакытта мигрантларны адаптацияләү мәсьәләләре бик җитди бурычлар куюына басым ясады.

Парламентарийлар Татарстан Республикасы гавами хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә этникара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә, Татарстан Республикасында чит ил гражданнарының социаль һәм мәдәни адаптациясенә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә тәкъдим иттеләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International