Республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелде

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 15:05

ТР Бюджет кодексының 531 статьясының гамәлдә булуын туктатып торуны һәм 2025 елда республика бюджет системасы бюджетларының үтәлеше үзенчәлекләрен билгеләүне күздә тоткан ТР законы проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. 

Закон проектын тәкъдим иткәндә, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, документ белән 2025 елда Татарстан Республикасы бюджетын һәм җирле бюджетларны үтәүнең аерым үзенчәлекләре билгеләнә. Аерым алганда, геосәяси һәм икътисадый вәзгыять начарлануның икътисад тармаклары үсешенә йогынтысын булдырмый калуга бәйле чараларны һәм, аерым категориядәге гражданнарга социаль ярдәм чараларын күрсәтүне дә кертеп, милли оборона һәм милли иминлек өлкәсендәге өстәмә чараларны, шулай ук федераль һәм регионара характердагы гадәттән тыш хәлләрне  һәм алардан килгән зыяннарны бетерү буенча кичекмәстән һәлакәт-торгызу эшләрен үткәрүгә һәм гражданнарга, шул исәптән торак урыннары юкка чыккан һәм (яисә) зарарланган гражданнарга, социаль ярдәм чараларын күрсәтүгә юнәлдерелгән чараларны финанс белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән чыгымнарны гамәлгә ашыру мөмкинлеге карала. 

Моңа бәйле рәвештә республика бюджеты кытлыгын һәм дәүләт бурычын чикләүне әлеге чараларны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнар күләменнән арттыру рөхсәт ителә.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы бюджеты (җирле бюджет) турындагы законга үзгәрешләр кертмичә генә, 2025 елда Татарстан Республикасы бюджетын (җирле бюджетларны) үтәү барышында, күрсәтелгән чараларны финанс белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән бюджет ассигнованиеләре яңадан бүленгән очракта, Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы бюджетының (җирле бюджетларның) җыелма бюджет язмасына үзгәрешләр кертелергә мөмкин дип билгеләнә. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International