Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының 2024 елгы эшенә йомгак ясады

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 16:44

Дәүләт Советының быелгы көзге сессиядә йомгаклау утырышы тәмамланды. Утырыш ахырында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш республика парламентының 2024 елдагы эшенә йомгак ясады.

«Җиденче чакырылыш парламентының эш башыннан өч айдан аз гына күбрәк вакыт узуга карамастан, Дәүләт Советының яңа составы темпын югалтмыйча закон чыгару процессына кушылды», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Бу елның сентябреннән Дәүләт Советының 6 утырышы уздырылган, анда 100 дән артык мәсьәлә каралган. Дәүләт Советы тарафыннан 30 закон кабул ителгән һәм республика Рәисе тарафыннан имзаланган, шул исәптән 7 төп закон.

«Гадәттәгечә, эшнең шактый күләме бюджет каравына туры килде,  – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, – 2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон депутатлар тарафыннан катлаулы шартларда расланды. Шуңа да карамастан, без Татарстанның социаль-икътисадый үсеш базасын формалаштыра алдык, күп күрсәткечләр буенча алдынгы регион булып кала алдык. Баланслы, социаль юнәлешле һәм ышанычлы республика бюджеты кабул ителде».

Башка законнарга килгәндә исә, бу чорда салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча арттырылган салым ставкаларын гамәлдән чыгару буенча законга үзгәрешләр кертелгән, урамда сәүдә итүне оештыру һәм халыкның күңелен ачуга бәйле хезмәтләр күрсәтү тәртибен бозган өчен административ җаваплылык көчәйтелгән.

Хәзерге вакытта республика парламентының калдыклар белән эш итү системасын камилләштерүгә, конституциячел корылыш һәм иҗтимагый иминлек нигезләренә каршы юнәлдерелгән административ эшләрне карауга, «Интернет» челтәрендә кеше абруен һәм иҗтимагый әхлагын кимсетә торган мәгълүматтан файдалануны чикләүгә һәм ау кагыйдәләрне бозган өчен административ штрафлар күләмен арттыруга кагылышлы 4 закон чыгару инициативасы Дәүләт Думасы каравында тора. Россия Закон чыгаручылар советында «нуленче уку» этабында тагын 5 республика инициативасы бар.

Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләгәндә, федераль һәм төбәк көн тәртибендә хәрбиләрне, ирекле хезмәткәрләрне, мобилизацияләнгәннәрне һәм аларның якыннарын социаль һәм хокукый яклауны тәэмин итү мәсьәләләре үзәк урынны алып тора, дип билгеләп үтте. «Аларны эшләүдә Дәүләт Советы депутатлары итеп сайланган махсус хәрби операциядә катнашканнарның гамәли тәҗрибәсенә, эксперт фикеренә таянабыз, алар –  Рәсим Баксиков, Марат Галиев, Эдуард Сөләйманов һәм Рушан Минһаҗев, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе. – Һичшиксез, сугышчыларыбыз дәүләт ярдәмен закон дәрәҗәсендә генә тоеп калмасын өчен барысын да эшлибез. Парламентарийлар, барлык сәяси партияләр вәкилләре, «Татарстан - Яңа гасыр», «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәләре, Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре республика халкы белән бергә гуманитар йөкләр формалаштыруда актив катнашалар, ә кайберләре аларны махсус хәрби операция зонасына шәхсән озатып йөриләр». Махсус хәрби операция башланганнан бирле Дәүләт Советы тарафыннан 1 миллион сумнан артык акча җыелган.

Фәрит Мөхәммәтшин хокук куллану практикасы мәсьәләләренә аерым тукталды. Аерым алганда, нәкъ менә профильле комитетның принципиаль позициясе аркасында орфан (сирәк) авырулары булган гражданнарны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсендә гражданнарның конституциячел хокукларын саклап калуга ирешелгән.

Әйтик, узган елның декабрь утырышында Дәүләт Советы Россия Конституция судына гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турындагы Федераль законның кайбер маддәләренең конституциячеллеген тикшерү турындагы гарызнамә белән мөрәҗәгать иткән. «Суд безнең дәлилләр белән килеште, финанс яки оештыру характерындагы бернинди шартлар да мондый авырулы гражданнарга дарулар бирүне кире кагу яки тоткарлау өчен аклау була алмый, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу өлештә дәгъва белдерелә торган нормалар Конституциягә туры килми дип танылды».

Парламент башлыгы «муниципаль реформа» проблемаларына да кагылды. «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы Федераль закон проектына җитди мәсьәләләр бар, – дип ассызыклады ул, – без җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчүгә каршы нигезле каршылыклар әзерләдек, илледән артык төзәтмә керттек, шуларның 25 е гамәлдәге ике дәрәҗәле механизмны саклап калу мөмкинлегенә кагылды. Дәүләт Думасында закон проектын карау кичектерелде. Киләсе елда бу темага әйләнеп кайтып, ә моңа кадәр аргументларны җентекләп әзерләрбез, шул исәптән алар турында муниципаль коллегаларыбыз белән фикер алышырбыз».

Республика парламенты җитәкчесе каты коммуналь калдыклар белән эш итү һәм торак-коммуналь инфраструктураны модернизацияләү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте. «Коллегалар, «чүп реформасы», экологик иминлек – төгәл, системалы хокукый җайга салуны таләп итә торган җитди юнәлешләр. ТР ДС Президиумында моңа бер утырышны багышларга килештеләр. Җаваплы комитетлардан әлеге темага кушылуларын сорыйм», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты алдында торган бурычлар турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин 2025 елда яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыру башлануын билгеләп үтте.             «Татарстан Дәүләт Советы алга таба да федераль үзәк белән синхрон рәвештә һәм конструктив хезмәттәшлектә Россия Президенты куйган бурычларны законнар белән тәэмин итәр дип ышанам», – диде парламент җитәкчесе.  Шулай ук, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республика Рәисе тарафыннан Дәүләт Советына Юлламасында бәян ителгән тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. 

Моннан тыш, киләсе ел – Дәүләт Советының 30 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы. «Ветераннар турында кайгыртуга, патриотик тәрбиягә, шул еллардагы вакыйгалар турында хәтерне мәңгеләштерүгә һәм тарихи хакыйкатьне бозуга юл куймауга аерым игътибар бирергә кирәк", – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

2025 ел Россиядә дә, Татарстанда да Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. «Бу өлештә өстәмә ярдәм чаралары, хәрбиләрнең һәм аларның якыннарының хокукларын яклау механизмнары турында уйларга кирәк, – диде Дәүләт Советы Рәисе, –  профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән махсус хәрби операциядән кайткан сугышчыларны реабилитацияләүнең һөнәри, социаль, психологик һәм башка төрләре турында фикер алышырга кирәк».

2025 елда узачак мөһим бурычлар һәм сәяси вакыйгалар арасында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук ТР Рәисен һәм җирле дәрәҗәдәге вәкиллекле органнар депутатларын сайлауларны атады.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, депутатлар эшенең төп юнәлешләренең берсе округларда сайлаучылар булып эшләү булып кала. 2024 елда Дәүләт Советына 3 200дән артык мөрәҗәгать кергән. "Кабинетларда утырып калмавыгызны, ә кешеләр янына чыгуыгызны, үз авылларыгызның, шәһәрләрегезнең һәм районнарыгызның иҗтимагый тормышының алгы сафында булуыгызны сорыйм. Гражданнарыбызны борчыган мәсьәләләрне контрольдә тотарга. Сайлау кампаниясе барышында алынган наказларны гамәлгә ашырырга, кергән мөрәҗәгатьләрне вакытында карарга һәм хәл итәргә. Беркетелгән сайлау округларында актив эшләргә,  – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Ассызыклап әйтәм, кабул ителә торган закон проектларының сыйфаты, хакимият, җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек дәрәҗәсе, гражданнарның наказларын һәм мөрәҗәгатьләрен үтәү – депутат эшчәнлегенең мөһим өлешләре».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International