Фәрит Мөхәммәтшин: "Республика журналистлары югары дәрәҗәдә һөнәри әзерлекле һәм үз эшләренә җаваплы карыйлар»

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе, 14:44

Бүген, Россия матбугаты көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басма журналистлары, масс-медиа хезмәткәрләре белән очрашты. Ул республика каләм ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларга намуслы һәм җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Россия матбугаты көне гадәттәгечә 13 гыйнварда билгеләп үтелә, нәкъ менә шушы көнне 1703 елда Петр Беренче Указы нигезендә Россиянең беренче басма газетасы «Ведомости» чыга башлый. Дәүләт Советы Рәисенең журналистлар белән традицион очрашуы быел Татарстанның ДОСААФ -  республика армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте базасында узды. Бу очраклы түгел, 2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Моннан тыш, 2025 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк.

«Татарстан журналистлары югары дәрәҗәдә һөнәри әзерлекле һәм үз эшләренә җаваплы карыйлар, республика алдында торган иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, - татарстанлылар беренче мәгълүматны нәкъ менә сездән, газеталардан, теле-радиопрограммалардан, интернет-басмалардан укып белә. Сезнең тарафтан әзерләнгән мәгълүмати материаллар  республикабыздагы уңай үзгәрешләрне күзалларга ярдәм итә».

Парламент башлыгы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчелегенә һәм ДОСААФ җәмгыятенә бүгенге очрашуны нәкъ шушы мәйданчыкта оештырулары өчен рәхмәт белдерде. «ДОСААФ-батырлык һәм патриотлык мәктәбе, яшь буынны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә торган җәмгыять», - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе махсус операция зонасында эшләүче, әлеге вакыйгаларны үз материалларында яктыртучы журналистларга аерым рәхмәт белдерде». Ватанны саклаучыларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдән читтә калмаганыгыз өчен, алар турында, шулай ук яңа регионнарда һәм безнең шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә ярдәм итүчеләр турында сөйләгәнегез өчен ихлас рәхмәт", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Алда зур эш тора. Чын геройлар турында күп кенә тарихи вакыйгаларны яктыртырга кирәк", - дип билгеләп үтте ул.

Очрашу алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операциядә шәхсән катнашкан журналистларга һәм аларның гаилә әгъзаларына багышланган күргәзмәне карады. СВО башланганнан соң «Татмедиа» гаиләсеннән 28 кеше анда катнашырга киткән, шуларның алтысы һәлак булган.

Парламент җитәкчесе шулай ук ДОСААФ музее экспозициясе белән танышты.

Россия матбугаты көненә багышланган тантаналы чарада «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән КФУ арасында республика массакүләм мәгълүмат чаралары өчен кадрлар әзерләүгә кагылышлы хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

"Бу килешү белән без ике якның да үзара хезмәттәшлек итәргә теләвен билгеләдек. Ягъни белгечләрне КФУ безнең сораулар буенча укытырга әзер, ә безнең як профильле факультет тормышында катнашачак”, - дип ассызыклады Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Очрашу азагында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Айдар Сәлимгәрәев журналистларга һәм радио, телевидение, газета, журнал редакцияләре хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.

Нәтиҗәле хезмәтләре һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә лаеклы өлешләре өчен «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «җиде көн» иҗат берләшмәсенең махсус хәбәрчесе һәм телеоператоры Зөфәр Дәүләтшин белән Андрей Ключников Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәтенә лаек булдылар.

Шулай ук Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткән өчен «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең мәгълүмати программалары баш редакциясе алып баручы Светлана Звонарёва, «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясенең координацияләү һәм планлаштыру төркеме башкарма продюсеры Эльмира Исмәгыйлева, «Биектау хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Эльвира Мостафина Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International