Казанда Ленинград камалышында яшәгәннәр хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе, 13:54

Бүген, Ленинград  блокадасын бетерү көнендә, Казанның Дәрвишләр бистәсендә камалышта булган шәһәр халкы хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Тантанада ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ветеран-ленинградлылар, яшьләр оешмалары активистлары һәм Казан халкы катнашты.

 Лилия Маврина бүгенге вәггыятьтә тарихи хәтерне саклауның мөһимлегенә басым ясады. "Вакыт үтү белән без ленинградлылар батырлыгының бөеклеген аңлый барабыз, – диде ул.  - Ачлык, салкын һәм бомбага тотуга карамастан, алар үз шәһәрләрен саклап калдылар. Бу батырлык безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Һәм бүген без фашизмның ахыргача юк ителмәгәнлеген күрәбез. Безнең буын илебезне генә түгел, бөтен дөньяны яклауга күтәрелде".

"Ленинград блокадасын бетерү – Бөек Ватан сугышы тарихында бөек дата, – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова митингта. – Фронтта да, заводтагы станоклар янында да җиңү яулаган кешеләр безнең хәтердә мәңгегә калачак. Камалыштагы шәһәрдә яшәүчеләрне һәм предприятиеләрне Казанга эвакуацияләү – безнең республика тарихында аерым бер сәхифә. Советлар Союзының фашизмга каршы көрәштәге казанышларын беркем дә киметә алмасын өчен, без бу хәтерне киләчәк буыннар өчен сакларга тиеш».

Тантаналы чыгышлардан соң митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Невадагы шәһәр гимны астында һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Ленинград камалышы 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә (блокада боҗрасы 1943 елның 18 гыйнварында өзелә). Ул йөзләрчә мең кешенең гомерен алып киткән (төрле бәяләүләр буенча, 600 меңнән 1,5 миллионга кадәр кеше). Санкт-Петербургта һәлак булучылар истәлегенә 35 томлык Хәтер китабы басылып чыккан, анда 629 меңнән артык корбанның исемнәре кертелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International