Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда яшәү өчен уңайлы мохит булдыру буенча күп эш башкарыла»

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 15:15

Бүген Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «Кече Ватан – Россия көче» икенче Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк этабының икенче көне уза, анда федераль һәм төбәк хакимият органнарының 500дән артык вәкиле, җирле үзидарә лидерлары, илнең 89 төбәгеннән экспертлар катнаша. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм форумда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. 

Казан – илебездә җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча дискуссия мәйданчыклары уздырыла торган 16 шәһәрнең  икенчесе (узган атнада «Экомуниципалитет» тематикасы буенча беренче дискуссия Мурманскида узды). Татарстанда узган чараның темасы – «Яшәү өчен уңайлы мохит».

«Без Татарстанга кабат масштаблы чараны уздыруны ышанып тапшырулары белән бик горурланабыз, һәм бүген Казан муниципаль форумның дискуссия мәйданчыгында илнең 89 төбәгеннән килгән катнашучыларны сәламли, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, залга мөрәҗәгать итеп, – Татарстанда яшәү өчен уңайлы мохит булдыру буенча күп эшләр башкарыла. Зур һәм кече шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да социаль объектлар, мәдәният һәм спорт объектлары төзелә».

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итүче мөһим проектлар турында сөйләде.  

«Соңгы 10 елда 400 дән артык иҗтимагый киңлек төзелгән яки реконструкцияләнгән. Бу юнәлешкә кертелгән акчаларның гомуми суммасы 33 млрд. сумнан артып китте, – дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы, – республика Рәисе инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. 2020 елдан республикада 5 меңнән артык ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Быел тагын 679 ишегалды тәртипкә китереләчәк».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, барлык бу проектлар әлеге территорияләрдә яшәүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла. «Территорияне төзекләндерү буенча бер генә карар да халык белән фикер алышусыз кабул ителми, чөнки алдагы нәтиҗәләр, киләчәктә бу иҗтимагый киңлекләрнең тиешле хәлдә тотылуы да мөһим, аларны татарстанлылар – проектларның инициаторлары үзләре күзәтә», – дип ассызыклады ул. 

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, муниципалитетлар дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашалар, шуның нәтиҗәсендә республика шәһәрләренең һәм авылларының йөзе сизелерлек үзгәрә.

Стратегик сессия эшендә Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Җирле үзидарәне үстерү советы әгъзасы Ирина Гусева, Федерация Советының Федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисе Андрей Шевченко, Запорожье өлкәсенең Мелитополь шәһәре администрациясе башлыгы Галина Данильченко катнашты.

Президент администрациясе исеменнән «Кече ватан – Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының икенче төбәк этабында катнашучыларны РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев сәламләде.

"Хакимиятнең муниципаль дәрәҗәсе – кешеләргә иң якыны, – дип басым ясады ул. – Теге яки бу муниципалитетның тормыш сыйфаты үзара хезмәттәшлекнең ничек корылуына, урыннарда мәсьәләләрнең ничек тиз хәл ителүенә бәйле. Форум проблемалы урыннарны  анализлауны һәм муниципалитетларда тормышны яхшырту өчен инструментлар эшләүне максат итеп куя. Эшләнгән тәкъдимнәр апрельдә Мәскәүдә узачак «Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумы нигезенә салыначак».

Җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия ассоциациясе рәистәше, РФ Президенты каршындагы Җирле үзидарәне үстерү Советы Президиумы әгъзасы Ирина Гусева «Кече Ватан – Россия көче» икенче Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк этапларының гамәли юнәлешле булуын билгеләп үтте.

«Татарстан яшәү өчен уңайлы мохит булдыру темасына дискуссия мәйданчыгы буларак очраклы гына сайланмады. Һәр муниципалитетны  уңышлы тәҗрибә дияргә була. Биредә, Казанда, без территорияләрне комплекслы үстерү өлкәсендәге яңа карарлар турында фикер алыштык, сәламәтлек саклау объектлары янындагы территорияне ничек төзекләндерүләрен карадык. Казанның «Кече Акчарлак күле» паркы шәһәр инновацияләре өлкәсендә халыкара конкурста җиңүче булды. Республикада масштаблы төзекләндерү программасы нәтиҗәсендә бер елда меңләгән ишегалды тәртипкә китерелә. Бу тәҗрибәләргә илнең башка төбәкләрендә дә таяна алалар", – дип белдерде Ирина Гусева.

Панель дискуссия тәмамлангач, Фәрит Мөхәммәтшин, федераль һәм республика басмалары журналистларының сорауларына җавап биреп, район үзәкләре һәм шәһәрләр арасында тормыш дәрәҗәсен тигезләүнең әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, авыл белән шәһәр үсеше арасындагы баланска басым республиканың барлык халкы өчен тигез мөмкинлекләр тәэмин итүгә юнәлдерелгән социаль сәясәттә төп урынны алып тора. «Республикада кече торак пунктлар буенча муниципаль берәмлекнең әһәмиятен аңлау, аларны төзекләндерү дәүләт дәрәҗәсендә әһәмияткә ия, моңа барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары игътибар итә», – дип басым ясады парламент җитәкчесе.

РФ сенаторы Андрей Шевченко, журналистларга форум эшенең үзенчәлекләрен шәрехләп, әлеге чараны Татарстан Республикасында уздыруның тәҗрибә уртаклашу максатыннан мөһимлегенә басым ясады. "Татарстанда илкүләм һәм башка төбәк проектларын гамәлгә ашыра беләләр. Бу команда эше, монда шәһәрләрне һәм авылларны  төзекләндерү өчен федераль законнарда билгеләнгән механизмнарның ничек эшләвен күрү кызык, – дип ассызыклады ул. – Бүген Казан шәһәре мисалында без теге яки бу проект буенча нәтиҗәләргә ирешү өчен команданың ничек эшләргә тиешлеген күрдек».

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта шулай ук «Яшәү өчен уңайлы мохит» юнәлеше буенча Татарстанда гамәлгә ашырыла торган илкүләм һәм республика программалары буенча тематик күргәзмә оештырылган иде, форум мәйданчыкларында панель сессияләр, түгәрәк өстәлләр утырышлары узды, аларда иң яхшы төбәк тәҗрибәләре күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, «Кече Ватан – Россия көче» икенче Бөтенроссия муниципаль форумының «Яшәү өчен уңайлы мохит» юнәлеше буенча төбәк көне Татарстанда 29-30 гыйнвар көннәрендә уза. Кичә форумда катнашучылар Казанның шәһәр мохите объектлары белән таныштылар, «Салават күпере» паркында, Зәңгәр күлдә, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелгән ишек алларында, Сәет Галиев исемендәге мәдәният сараенда, Акчарлак күлләре территориясендә, «Елмай» балалар паркында һәм Галиәсгар Камал исемендәге татар драма театрының яңа бинасында булдылар. 

«Кече Ватан – Россия көче» икенче Бөтенроссия муниципаль форумы РФ Президенты йөкләмәсе буенча үткәрелә, аны Җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия ассоциациясе РФ Президенты Администрациясе ярдәмендә оештыра. Бу – Россиядә муниципаль берәмлекләрне үстерүгә юнәлдерелгән ел саен үткәрелә торган чара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International