Депутатларның сайлау округларында эшчәнлеге

2025 елның 31 гыйнвары, җомга, 13:57

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнар белән очрашты, республика муниципаль районнарының авыл җирлекләрендә халык җыеннарында катнаштылар, Курск өлкәсенә чираттагы гуманитар йөк озаттылар,   мәктәпләрдә батырлык дәресләрендә чыгыш ясадылар.

30 гыйнварда Татарстан Республикасыннан Курск өлкәсенә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрделәр. Аны җыю һәм йөк машиналарына төяп  озату Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов ярдәме белән оештырыла.  Гуманитар йөкнең гомуми күләме 70 тонна. Азык-төлек, шәхси кирәк-яраклар һәм гигиена чараларыннан торган 4500 букчаны 3 йөк машинасына төяүдә «Ярдәм янәшә" иҗтимагый оешмасы волонтерлары катнаша.

29 гыйнварда Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина А. Н.Туполев исемендәге КНИТУ–КАИның компьютер технологияләре һәм мәгълүматны яклау институтының хисап җыелышында катнашты. Утырыш башланганчы Лилия Мавринага Югары уку йорты ректоры Тимур Алибаев "Интеллект" өстәмә белем бирү үзәген күрсәтте.  Аудиторияләрдә, мәгълүмат эшкәртү һәм идарә итүнең автоматик системалары кафедраларында, компьютер һәм виртуаль чынбарлык лабораториясендә, мәгълүмати технологияләр көллиятендә булдылар. Лилия Маврина, компьютер технологияләре һәм мәгълүматны яклау институтының Попечительләр советы рәисе буларак, студентларның конструкторлык бюроларын киләчәктә дә үстерергә кирәклегенә игътибар итте. Аның әйтүенчә, студентлар үзләре тикшеренүләр һәм эшләнмәләр уздыруга укыганда ук җәлеп ителергә тиеш. “Бу илдә Бөек конструкторлар һәм тәҗрибәле инженерлар барлыкка килү өчен база булуга этәргеч”-, диде ул.

29 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Наил Залаков Чистай шәһәрендә гражданнарны кабул итте. Чистайлылар депутатка торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итә, шулай ук дару алуда ярдәм итүләрен сорадылар.

29 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов катнашында Яр Чаллы шәһәренең 48 һәм 49 комплексларында яшәүчеләр белән очрашу булды, ул 34 нче мәктәптә узды. Җыелышта Автозавод районы башлыгы Айрат Хөснуллин администрациянең 2024 елдагы эш нәтиҗәләре турындагы хисап белән чыгыш ясады.

29 гыйнвар көнне мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашында Кайбыч районының Кече Мәми һәм Колаңга авылларында халык җыены булып узды. Айрат Зарипов республиканың социаль-икътисадый үсеше, торак төзелеше буенча илкүләм проектлар һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды, шулай ук агымдагы елга бурычлар билгеләде.

29 гынварда  Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов партия Рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Мөрәҗәгатьләр нигездә транспорт мәсьәләләре белән бәйле иде. Аерым алганда, сүз Җиңү проспекты буенча дублер юлында Сахаров урамыннан Глушко урамына кадәр түләүле парковка урнаштыруның законлылык мәсьәләләре турында барды. Моннан тыш, депутатка автобус кондукторының тупас мөнәсәбәте турында мөрәҗәгатьләр килде.

28-29 гыйнварда Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов эш сәфәре белән Баулы районында булды. Депутат Кызыл Яр авылындагы гражданнар җыенында катнашты, анда 2024 елдагы эшкә йомгак ясалды. Авыл халкы өчен актуаль мәсьәләләрнең берсе булып торак пунктларны төзекләндерү кала. Җыеннар вакытында бистәләрне яңарту буенча берничә тәкъдим  яңгырады. Шулай ук беренче чираттагы бурычлар арасында – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү диелде. Бу юнәлештә актив эш алып барыла. Гуманитар ярдәм җыюга зур игътибар бирелә. Эш сәфәре кысаларында Рәгать Хөсәенов район башлыгы Ильяс Гозәиров белән мәктәптә, балалар бакчасында, мәчеттә булды, шагыйрь, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллин музеен карады.  Кызыл Яр урта мәктәбендә депутат уку кабинетларын, спорт залын, ашханәне барып кърде. Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру тәртибе белән танышты. Мәктәптә «Үсеш ноктасы» өстәмә белем бирү үзәге эшли. Биредә шахмат түгәрәкләре оештырылган. Балалар, мөгаллимнәр  һәм ата-аналар белән иҗади чаралар оештырыла.

28 гыйнварда социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова «Бердәм Россия» партиясенең Идел буе районындагы иҗтимагый кабул итү үзәгендә мөрәҗәгатьләр белән килгән гражданнар белән аралашты. Депутатка Ботаническая урамындагы йортларда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте, аларның ишегалларын суүткәргеч шартлап су баскан була. Мәсьәлә «Водоканал" хезмәткәрләре тарафыннан контрольгә алынды, проблеманы оператив хәл итәргә вәгъдә бирделәр.  Кабул итүгә шулай ук балалары Ипподромная урамындагы «Тылсым» балалар инклюзив үзәгенә йөрүче яшь ата-аналар да килгән иде. Аларны  парковканың булмавы борчый, анда алар үз машиналарын балалар дәресләре вакытында калдыра алыр иде. Сөйләшү акытында шулай ук Казан мәгариф учреждениеләренең ресурс сыйныфларында авыру балалар белән эшләүче педагоглар җитмәү проблемасы да яңгырады.

28-29 гыйнвар көннәрендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районында булды, анда ул Иске Маҗын  авыл җирлегендә гражданнар җыенында катнашты һәм район үзәк хастаханәсе коллективы белән очрашты.

28 гыйнварда Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин эш сәфәре белән Кама Тамагы районында булды. Анда ул Кама Тамагы бистәсендә халык җыенында катнашты һәм 2024 елда республиканың социаль-икътисади үсеше, республикада гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары турында сөйләде, шулай ук гражданнарның сорауларына җавап бирде. Депутат махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм итү мәсьәләләренә аерым тукталды. Шул ук көнне Леонид Якунин «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кама Тамагы районындагы бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте.

28 гыйнварда торак хуҗалыгы һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Чүпрәле районына эш сәфәре барышында Иске Шәйморза авылы һәм Борындык тимер юл станциясе поселогы халкы белән очрашты. Гражданнар җыенында шулай ук Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров катнашты. Ул 2024 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады һәм 2025 елга планнарны билгеләде. Очрашуда авылның иң яхшы хезмәткәрләрен һәм юбилейларын билгеләп үткән кешеләрне бүләкләделәр. «Бу авыл җирлеген һәм җәмгыятьне үстерүгә зур өлеш кертүчеләрнең казанышларын тануга юнәлдерелгән мөһим чара", - дип билгеләп үтте Ринат Гайзатуллин.

28 гынварда Яшел Үзән районында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева гражданнарны кабул итте. Эш визиты кысаларында депутат шулай ук Зеленодольск шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә узган «Ел хатын-кызы»  исемле чарада катнашучыларны сәламләде. Конкурста Татарстанның сигез районы вәкилләре һөнәри һәм иҗади сәләтләрен күрсәтте.  Җиңүчеләр Казанда узачак финал этабында Яшел Үзән районыннан чыгыш ясаячак.

27 гыйнварда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасы активистлары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектларга йомгак ясалды. «Бу проектлар республиканың милли тормышы өчен  туган тел мохитен үстерүдә бик мөһим", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

27 гыйнвар көнне Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин эш сәфәре белән Актанышта булды. Депутат район башлыгы Ленар Зарипов белән бергә Аккүз авыл җирлегендә халык җыенында катнашты.

27 гыйнварда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков төбәк иҗтимагый кабул итү үзгендә гражданнарны кабул итте. Депутатка махсус хәрби операциядә  хәбәрсез югалганнарның туганнары аларны эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук кабул итү вакытында депутатка ир белән хатын СВОода катнашкан очракта фатир өчен ипотеканы түләүдә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсе турында сорадылар. Депутат барлык сорауларны шәхси контрольгә алды.

27 гыйнварда, Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көнендә, Рәсим Баксиков Казанның 103 нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үткәрде. "Балалар үзләренең тәҗрибәләре һәм хәрби хезмәтем турындагы хатирәләр белән уртаклашуымны сорадылар. Шулай ук ата - бабаларыбызның батырлыкларын истә тоту һәм онытмау мөһимлеге турында да сөйләштек,» - диде Рәсим Баксиков.

27 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Яр Чаллының 31, 40 һәм 41 комплексларында яшәүчеләр белән очрашты. Автокаланың Үзәк районы башлыгы Фидәрис Хәбибуллин белән бергә 2024 елга йомгак ясадылар, бу микрорайоннарда башкарылган эшләр турында фикер алыштылар һәм төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык корылмаларын ремонтлауга кагылышлы планнарны билгеләделәр.

26 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин Яшел Үзәндә яшәүче разведчик Айрат Мусинда кунакта булды. Айрат Мусин –  офицер, майор, СВОның беренче көннәреннән үк алгы сызыкта җаваплы бурычларны үти, хәрби бүләкләр ала. Авыр яраланганнан соң ул кыр госпиталенә эләгә, аннары ике елдан артык Санкт-Петербургның хәрби-медицина госпиталендә дәвалана. Бу кыен вакытларда аңа әти-әниләре һәм очрашып йөргән кызы таяныч була. Никахны да госпитальдә укыйлар. Хәзер бу парның уллары бар. Хәзер Мусиннар гаиләсе Санкт-Петербургта яши, Яшел Үзәндә әти-әниләренә кунакка кайталар.  «Мин ышанам, шундый көчле, батыр һәм үз мәхәббәтенә тугры кешеләрнең барысы да яхшы булыр», - дип билгеләп үтте Ренат Вәлиуллин.

24-25 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов эш сәфәре белән Ютазы районына барды, анда ул Әбсәлам авылында халык белән очрашты. Очрашуда узган елга йомгак ясалды һәм агымдагы 2025 елга планнар билгеләнде. Камил Гыйльманов сәфәр барышында социаль объектларны карады, капиталь ремонт бара торган район мәдәният йортында төзелеш эшләре белән танышты, эшчеләр белән очрашты һәм эшләрне башкару графигы белщн кызыксынды. Депутат шулай ук Ютазы районының спорт комплексында һәм бассейнында булды, анда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык кирәкле шартлар булдырылган. Комплекска балалар йөри, алты спорт төре буенча дәресләр оештырылган. Моннан тыш, Камил Гыйльманов район мәчетенә йөрүчеләр белән очрашты.

24 гыйнварда Яр Чаллыда «Энергетик» мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы булды. Чарада социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Дәүләт Советы депутатлары Андрей Ляпунов һәм Руслан Нигъмәтуллин катнашты.  Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бүләкләделәр. Бөек Ватан сугышында катнашып зур батырлыклар күрсәткән Валентин Лысак һәм Мөфтах Нуртдиновка 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыклары, фидакарь хезмәтләре, шәһәр һәм республика үсеше өчен күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.  Форум башланыр алдыннан депутатлар волонтерлык эшчәнлегенә һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә багышланган күргәзмәне карады.

24 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев 53нче мәктәптә Яр Чаллы халкы белән очрашты. Очрашуда 2024 елга йомгак ясалды  һәм 2025 елга планнар турында фикер алыштылар, шәһәр Советы депутатларының докладларын тыңладылар. Төзекләндерү, иминлек, социаль ярдәм һәм халык белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. "Мондый очрашулар  — халыкны ни борчуын адларга мөмкинлек бирә. Без күп кенә тәкъдимнәр һәм кисәтүләр ишеттек, алар буенча эшләргә кирәк", - дип билгеләп үтте Олег Николаев.

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International