Фәрит Мөхәммәтшин Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Роман Береснев белән очрашты

2025 елның 4 феврале, сишәмбе, 16:24

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Роман Береснев белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Парламентарийлар Татарстан Республикасы белән Киров өлкәсе арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү, шул исәптән гамәлдәге килешү кысаларында парламентара элемтәләр мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышы арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүгә 2006 елның 18 декабрендә кул куелган иде.

Региональ парламентарийлар шулай ук Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе мәйданчыкларында актив хезмәттәшлек итәләр. Идел буе федераль округы субъектлары закон чыгару җыеннарының тыгыз парламентара хезмәттәшлеге хокукый җайга салу процессында регионнарның мәнфәгатьләрен яхшырак исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Исегезгә төшерәбез, Фәрит Мөхәммәтшин 2002 елдан бирле ассоциация әгъзасы булып тора, ике тапкыр аның координаторы итеп сайланды (2005 һәм 2015 еллар).

Очрашуда муниципаль реформа мәсьәләләре турында аерым фикер алыштылар. Роман Береснев Татарстан закон чыгаручыларының җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасыннан бер дәрәҗәле системасына күчү-күчмәү хокукын төбәкләрнең үзләренә бирү тәкъдимен хуплады. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин кушуы буенча Россия парламентының түбән пататасында  гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы закон  проектына шундый фракцияара төзәтмә эшләү буенча эш алып барыла.

Очрашуда шулай ук Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International