Дәүләт Советында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар узды

2025 елның 4 феврале, сишәмбе, 16:18

Бүген Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина парламент депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар уздырды. Семинарда катнашучылар алдында «НДФЛ буенча салым тотып калулары» темасына Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 3 нче камераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова чыгыш ясады.

Гүзәл Арикова депутатларга һәм аларның ярдәмчеләренә стандарт, милек, социаль һәм инвестицион салым түләүләре турында мәгълүмат бирде, банк кертемнәре буенча процентлар рәвешендә керемнәргә салым салу системасы турында сөйләде.

Аннары салым хезмәте вәкиле депутатларның һәм аларның ярдәмчеләренең сорауларына җавап бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International