СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
март, 2025 ел
Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар хайваннарның йогышлы һәм аеруча куркыныч авырулары буенча эпизоотик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты.
14
март, 2025 ел
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Ульяновскида узган Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар округ төбәкләрендә пилотсыз авиацияне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар. Моннан тыш, утырышта Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте юнәлешләре турында фикер алыштылар.
13
март, 2025 ел
13
март, 2025 ел
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы-Эл Корылтае Рәисе Эжер Ялбаков белән очрашты. Яклар 2023 елның октябрендә Алтай Республикасында имзаланган килешү кысаларында парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ