Марат Әхмәтов Спас муниципаль районы Советы утырышында катнашты

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе, 17:44

Бүген Болгар шәһәренең район мәдәният йортында Спас муниципаль районы Советының 2024 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясауга һәм 2025 елга бурычларга багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров, Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, район һәм җирле Совет депутатлары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. 

Утырыш башланыр алдыннан Марат Әхмәтов Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов белән бергә район предприятиеләре һәм оешмалары продукциясе күргәзмәсен карады, фермерлар, эшмәкәрләр, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре депутатлары белән аралашты. Әңгәмә барышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары авыл халкына дәүләт ярдәме буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм халыкның эшлекле активлыгын арттыру чаралары белән кызыксынды.

Район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов «Спас муниципаль районының 2024 елга социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары турында»  хисап доклады белән чыгыш ясады. Республика җитәкчелегенә авылга даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдереп, ул Спас районының киләчәктә дә Татарстанда гамәлдә булган илкүләм проектларда һәм дәүләт программаларында актив катнашачагына ышаныч белдерде.

Марат Әхмәтов район җитәкчелегенә, депутатлар корпусына, район предприятиеләренә һәм оешмаларына республиканың тарихи төбәге файдасына зур уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Үткән юлны анализламыйча киләчәккә максат һәм бурычларны билгеләү мөмкин түгел, – дип билгеләде ул. – Бу мәгънәдә һәр районның үз үзенчәлекләре, өстенлекләре һәм кимчелекләре бар. Районнарның мондый хисап сессияләрен үткәрүнең иң төп идеясе – муниципалитетлар, булган проблемаларны анализлап, аларны хәл итү буенча эш планнарын төгәл күз алдына китерү».

Марат Әхмәтов искә төшергәнчә, 2024 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары буенча Спас районы республика муниципаль берәмлекләре арасында 42 нче урында. «Бу күрсәткеч сезнең һәрберегезне борчырга тиеш, – диде ул. – Әлбәттә, сәнәгать темплары һәм күләмнәре буенча Сезгә Казан яисә Чаллы шәһәр яны районнары белән ярышу авыр, әмма сезнең үсеш өчен башка ресурсларыгыз бар, аларны кулланып уңышларга ирешеп була».

Утырыш азагында дәүләт, хөкүмәт һәм район бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International