Дәүләт Советында танылган төрекмән рәссамы Бердигула Амансахатовның күргәзмәсе ачылды

2025 елның 7 феврале, җомга, 15:44

Бүген Дәүләт Советында танылган төрекмән рәссамы Бердигула Амансахатовның орнамент рәсемнәре күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Татарстанның сынлы сәнгать музее тарафыннан тәкъдим ителгән. Күргәзмәне ачуда Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Светлана Захарова, Нәҗип Хаҗипов, Марат Галиев, Азат Хамаев, Мәгъзүм Сәлахов, Төрекмәнстанның Казандагы Генераль генконсуллыгының өченче секретаре Марал Рөстәмова, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, парламент Аппараты хезмәткәрләре, Татарстанда  Төрекмән милли-мәдәни автономиясе  вәкилләре, музей җәмәгатьчелеге катнашты.

Күргәзмәне ачып, Лилия Маврина, төрле илләрдән килгән заманча сынлы сәнгать осталары әсәрләре белән танышу Татарстан парламенты тормышында күркәм традициягә әйләнүен билгеләп үтте. "Бу күргәзмә безгә бик озак вакытлар узып килде, – диде ул. –  1998 елда рәссам Бердигула Амансахатов Казанда Нәүрүз театр фестивалендә катнашып, "Иң яхшы сценография" номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Шуннан бирле аның республика һәм Татарстан рәссамнары белән дуслыгы ныгый. Ә Казанда БРИКС саммиты узган көннәрдә аның картиналары Казан Кремлендәге "Хәзинә" галереясендә куелган иде. Һәм менә Дәүләт сынлы сәнгать музее  җитәкчелеге инициативасы белән без парламентта бу зур күргәзмәнең бер өлеше белән танышырга мөмкинлек алабыз. Аның авторына һәм оештыручыларына рәхмәт!"

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее  директоры Розалия Нургалиева  төрекмән рәссамы-сценографы иҗаты белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм парламентарийларны һәм Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләрен Бердигула Амансахатовның төп картиналары куелган "Хәзинә" галереясенә чакырды.

Күргәзмәгә килүчеләргә сәламләү сүзләре белән шулай ук Төркмәнстанның Казандагы Генераль консуллыгының өченче секретаре Марал Рөстәмова һәм Россия рәссамнарының Татарстан Республикасындагы иҗат берлеге рәисе Илгизәр Самакаев та мөрәҗәгать итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International