Казанда Иранда Ислам революциясе Җиңүенең 46 еллыгын билгеләп үттеләр

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе, 20:09

Бүген Казанда Иранда Ислам революциясе Җиңүенең 46 еллыгына багышланган тантаналы кабул итү булды. Чараны Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы оештырды. Тантанада катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика депутатлары исеменнән парламент Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады.  

Юрий Камалтынов Иран халкына уңышлар , уй-ниятләренең  тормышка ашуын теләде. «Россия Федерациясе белән Иран, Татарстан белән Иран арасында дуслык ныгысын», – диде ул.

Юрий Камалтынов шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын укып ирештерде.

«Чын күңелдән Иран халкына үз иле файдасына иҗади эшчәнлектә  зур уңышлар, дәүләтнең конституцион нигезләрен ныгытуга юнәлдерелгән барлык башлангычларны тормышка ашыруны һәм аның һәрьяклап уңышлы үсешен телибез, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов. – Узган дистә елларның  казанышлары сезнең гүзәл илегездә яшәүчеләрне яңа зур эшләргә  рухландырсын, ә ныклы иҗтимагый бердәмлек һәм какшамас ышаныч глобаль трансформацияләр чорында да иң югары максатларны тормышка ашыруның нигезе булсын».

Республика Рәисе шулай ук Татарстан белән Иран арасында киң Россия – Иран багланышлары мәнфәгатьләрендә күпкырлы хезмәттәшлекне үстерү буенча алдагы системалы уртак эшкә өмет белдергән.

Элегрәк Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән Иранда Ислам революциясе Җиңүе көне уңаеннан котлау телеграммасы юллаган иде.  «Сезнең борынгы дәүләтегез үзенең яңа тарихы чорында күп сынауларны җиңеп зур уңышларга иреште. Кардиналь сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни үзгәртеп коруларның катлаулы чорларын, илнең тамырдан модернизациясен һәм тирән индустриализациясен узып, хәзерге Иран актив рәвештә мөстәкыйль тышкы сәясәт алып бара, региональ һәм халыкара көн тәртибендәге актуаль проблемаларны хәл итүдә даими катнаша,  – диелә Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзаханига адресланган телеграммада. – Конструктив сәяси хезмәттәшлекне киңәйтү, дәүләтләребез җитәкчеләренең даими очрашулары һәм сөйләшүләре, хезмәттәшлекнең парламент тармагын тирәнәйтү дустанә хезмәттәшлекнең нигезен елдан-ел ныгыта».

Чарада шулай ук парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, республика Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани һәм башка рәсми затлар катнашты.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International