Россия Фәннәр академиясендә фәнне үстерүдә Татарстанның уникаль тәҗрибәсен билгеләп үттеләр

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе, 23:32

Татарстан Фәннәр Академиясендә Россия фәне көнен билгеләп үттеләр. Әлеге истәлекле датага багышланган «Төп мәсьәлә турында гына» лекориенда Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Мәгъзүм Сәлахов катнашты.

«Фәнгә һәм мәгарифкә Татарстандагы кебек мөнәсәбәт уникаль» –  дип басым ясады  «Иннополис» университеты ректоры Александр Гасников лекторийны ачу тантанасында.

Лекорийның беренче өлеше фәнне популярлаштыруга багышланган иде. «Фәнне популярлаштыру хәзерге вакытта җәмгыятьнең белем дәрәҗәсенә нык бәйле», – дип сөйләде журналистларга РФА Математика институтының математиканы популярлаштыру һәм пропагандалау лабораториясе мөдире Николай Андреев. Николай Андреев әйтүенчә, бүген балалар фән турында теләп укыйлар, әмма фән юлын сирәк сайлыйлар.

Химияне популярлаштыру турында химия фәннәре докторы, РФА вице-президенты Степан Калмыков сөйләде. «Кешеләр химиядән курка, – диде ул. – Шул ук вакытта кеше үзе һәм аның эчендәге барлык процесслар – ул химия». РФА Вице-президенты шулай ук Татарстанның «химик» тәҗрибәсен билгеләп үтте. «Фундаменталь фән күзлегеннән Татарстанда химия дистә еллар дәвамында билгеле», – дип белдерде спикер.

Физика-математика фәннәре докторы, РФА әгъза-корреспонденты Алексей Савватеев графлар теориясе һәм саннар теориясе мәсьәләләренә кагылды, «математик идиотизмнар калейдоскобы» һәм 2025 санының кайбер гаҗәеп үзлекләре турында аерым сөйләде. Аның төп уникальлеге шунда: бу сан бер үк вакытта «квадрат» (45^2) һәм «өчпочмак» (n*(n+1)/2)^2 формуласына туры килә икән. Математик Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының Кама математика үзәген җитәкли.

Чарада шулай ук РФА профессоры Артем Оганов, «Яндекс»ның ясалма интеллект технологияләрен үстерү буенча директоры Александр Крайнов һәм «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты доценты профессор Алексей Шпильман катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International