Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районы Советының хисап сессиясендә катнашты

2025 елның 11 феврале, сишәмбе, 16:44

Бүген Тукай районы Советының хисап утырышында 2024 елдагы эшкә йомгак ясалды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш, муниципаль депутатлар 2025 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Тукай районына эш сәфәре кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук «РаРитэк» автомобиль заводында булды, җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр белән аралашты, предприятиедә гамәлгә ашырыла торган инновацион проектлар белән танышты.

 «РариТЭК Холдинг»  Россиядә газ-мотор базарын үстерү башында торган. Завод газ-мотор техникасы җитештерү һәм тәэмин итү, сервис хезмәте күрсәтү, газ ягулыгы салу инфраструктурасын үстерү, шулай ук гамәлдәге машиналар паркын үзгәртеп кору буенча махсуслашкан. Хәзерге вакытта компания тарафыннан илдә газ техникасына хезмәт күрсәтү буенча 30дан артык сервис үзәге оештырылган. Бүген парламент башлыгына LOTOS  бренды астында шәһәр һәм шәһәр яны автобусларын җитештерүнең тулы циклын тәкъдим иттеләр. Автозавод директоры Юрий Шпорт билгеләп үткәнчә, узган ел предприятие 300 шундый автобус чыгарган. 

Тукай муниципаль районы Советының хисап сессиясе Яңа поселогы мәдәният йортында узды. Утырыш башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышты.

Сессиядә төп доклад белән Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев чыгыш ясады. Камил Нәҗмиев әйтүенчә, узган елда социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләрен саклап калуга ирешелгән. Сәнәгать производствосының иң зур өлешен «Чаллы-бройлер», «Кама Беконы», Чаллы элеваторы, Бигеш аэропорты, Чаллы инкубаторы кебек предприятиеләр тәэмин итте. Ел йомгаклары буенча тулай территориаль продукт 2,8% ка арткан һәм 73,7 млрд сум тәшкил иткән. Сәнәгать үсеше индексы-103%. Районда барлыгы 3875 предприятие теркәлгән, шул исәптән 3368 кече һәм урта бизнес субъектлары. «2024 елда дәүләт программалары буенча гомуми суммасы 4 млрд сумнан артык булган ярдәм чараларыннан 72 эшмәкәр файдаланды, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе. – Район предприятиеләрен үстерүгә җәлеп ителгән инвестицияләр суммасы –якынча 37 млрд сум».

Камил Нәҗмиев «Логос» маркалы аз тоннажлы йөк машиналары һәм пассажир автобуслары җитештерүче «Раритек» компаниясе эшен аерым билгеләп үтте. Шулай ук узган елда Дэн Сяо-пин исемендәге логистик комплексның беренче чираты эшләтеп җибәрелгән. 28 ноябрьдә үзәк тест режимында Кытайдан чит ил товары белән беренче составны кабул иткән. Бу проектка инвестицияләр 51,5 млрд сум тәшкил иткән. Планлаштырылган йөк әйләнеше – елына 100 мең контейнер. Районда шулай ук җитештерү-склад биналары, цемент һәм асфальт-бетон заводлары төзү буенча проектлар гамәлгә ашырыла.

Район территориясендә ике сәнәгать паркы – «Тексол» индустриаль паркы һәм «Алга» агросәнәгать паркы уңышлы эшли. Хәзерге вакытта өченче парк файдалануга тапшыруга әзерләнә.

Аграр сектор эше турында сөйләгәндә, Камил Нәҗмиев билгеләп үткәнчә, республика агросәнәгать комплексының җыелма рейтингында Тукай районы икенче урынны алган. Авыл хуҗалыгы секторының тулаем продукциясе күләме 32,4 млрд сум тәшкил иткән. Район территориясендә 102 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли, аларда 3,6 мең кеше эшли. Районда 13,9 мең шәхси хуҗалыкларда 350 млн сумлык продукция җитештерелгән. 

Башкарма комитет җитәкчесе шулай ук мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм оешмаларының, хәйрия эшчәнлегенә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча зур гуманитар эшчәнлеккә йомгак ясады.

«Ел башында республиканың муниципаль районнарындагы эшкә йомгак ясау күркәм гадәткә әйләнде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, фикер алышуга йомгак ясап, – халык белән очрашулар, шәһәр һәм район советларының хисап сессияләре уза. Тукай районы, бөтен республика кебек үк, 2024 елны уңышлы тәмамлады, җитештерү күләме буенча үсә бара».

Социаль-икътисади үсеш рейтингында Тукай районы 6 нчы урында тора. Илкүләм проектлар кысаларында яңа социаль объектлар ачыла, аерым алганда, Тукай үзәк район хастаханәсенә һәм Яңа поселогында урта мәктәпкә капиталь ремонт ясалган.

Фәрит Мөхәммәтшин тукайлыларны дәүләт федераль һәм республика программаларында һәм проектларында активрак катнашырга, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга бюджеттан акча җәлеп итәргә  чакырды.  «Кызыксыныгыз, проект-смета документациясен әзерләгез, актив катнашыгыз, чөнки барлык төзелгән объектлар сезнең районда калачак », – дип мөрәҗәгать итте парламент җитәкчесе район активына.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, авыл халкына ярдәм итүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә утырыш нәтиҗәләрен шәрехләп, Тукай районы елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады, тулаем алганда төп күрсәткечләр үтәлде, әмма «эшне яхшырту өчен резервлар бар», дип билгеләп үтте. «Минемчә, мондый очрашулар безгә кешеләр, депутатлар, җирле хакимият органнарындагы коллегалар белән аралашып, урыннардагы проблемаларны аңларга, аларны республика Рәисе һәм башкарма хакимият органнары белән берлектә хәл итәргә мөмкинлек бирә», –  дип йомгаклады сүзен  парламент җитәкчесе.

Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин һөнәри эшчәнлекләрендә зур уңышларга ирешкән район хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International