КФУ проректоры Марат Сафиуллин: «Приоритет 2030 «программасының кайбер мөһим юнәлешләре буенча Казан университеты илдә беренчеләр сафында»

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе, 15:50

Бүген КФУда мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар «Приоритет-2030» программасы кысаларында Казан университетын үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Шулай ук депутатлар «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарының 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап чыгышлар тыңлады. Утырышта мәгариф турындагы республика законына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектларын карадылар. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.

2024 елда КФУда «Приоритет - 2030» стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында КФУ проректоры Марат Сафиуллин хисап чыгыш ясады. «Чит илдән килеп укучылар саны, өстәмә һөнәри белем бирү программалары күләме, яшь кадрлар җәлеп итү  буенча без планлаштырганнан сизелерлек алда барабыз һәм илдә беренчеләр рәтенә чыктык», - дип ассызыклады КФУ проректоры, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.  

Марат Сафиуллин әйтүенчә, федераль грант акчалары асылда  берничә стратегик проектны үстерүгә һәм тулаем университетны үзгәртеп коруга юнәлдерелгән. Узган ел Казан университетында югары уку йортының 220 еллыгын бәйрәм итү буенча чаралар гамәлгә ашырылган. Федераль ярдәм кысаларында 2,9 млрд сумга университет инфраструктурасы һәм студентлар тулай тораклары яңартылган. 2024 елда Татарстан Республикасы өчен кадрлар әзерләү программалары кысаларында педагогика, инженерия, инфокоммуникация  технологияләре юнәлешләре буенча белем алучы кешеләр саны арткан. Республика заказы буенча өстәмә белем алучы укытучылар, табиблар, дәүләт хезмәткәрләре, айти - һәм башка белгечләр саны 41 меңнән артып киткән.

Марат Сафиуллин КФУның «Изварино Фарма» компаниясе белән берлектә сирәк (орфан) нәсел авыруларын дәвалау өчен ген препаратлары эшләнүен хәбәр итте. Шулай ук проректор аэрокосмос тармагы предприятиеләре белән оборона сәнәгате һәм СВО өчен кайбер алдынгы проектларга старт биреләчәген әйтте.

Приоритет 2030 программасы кысаларында КФУда  гамәлгә ашырылучы проектлар турында Дәүләт Советының чираттагы утырышында хисап тәкъдим ителәчәк.

Бүген комитет утырышында «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталары баш мөхәррирләре 2024 елда редакөияләрнең дәүләт йөкләмәләрен үтәве турындагы чыгыш ясады.

Алар газеталарның язылучыга вакытында барып ирешмәвен, почта хезмәтендәге  тоткарлыклар проблемасына тагын бер кат игътибар итте.  

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышканда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, авылдагы торак пунктларда почта элемтәсе бүлекчәләрен саклап калу өчен ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән дәүләт ярдәме бүленүен әйтә. “Почта хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр өчен субсидия бүлеп бирелгән. Ул узган елның декабрендә 42 млн сум күләмендә булган. Бер тапкыр бирелә торган түләүне 2345 хезмәткәр алган», – диде ул.

Айдар Сәлимгәрәев «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан»республика басмаларының тиражы артуы турында хәбәр итте. «Татарстан Республикасы» газетасы 8,5 мең тираж белән чыга.  «Ватаным Татарстан» – 9,5 меңнән арта - дип билгеләп үтте Айдар Сәлимгәрәев, - 2024 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда «Татарстан Республикасы» ның язылу тиражы – 3,5%, «Ватаным Татарстан» ның – 17,7% арткан».

“Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе газеталарның  электрон версияләре актив үсештә дип белдерде.  "Медиасфера үсешенең замана тенденцияләре газеталарның мультимедиа контентын булдыруны һәм үстерүне, интернет-аудиторияне туплауны күздә тота. Газеталар бу эштә сизелерлек уңышка иреште, шуңа күрә сайтларны яңа, заманчарак платформага күчерү турында карар кабул ителде”, – дип билгеләде Айдар Сәлимгәрәев.

Бүген комитет утырышында республика кануннарын федераль законнарга туры китерү максатыннан, мәгариф турындагы республика законына үзгәрешләр каралды.

Хәзер төбәкләр муниципаль уку йортларында уздырыла торган өлкәннәр өчен өстәмә спорт чараларына акча бүлеп бирә ала. Бу өлкәннәрдә физик активлыкны һәм спорт осталыгын үстерүгә, шулай ук барлык теләүчеләр өчен спорт программаларыннан файдалану мөмкинлеген арттыруга ярдәм итәчәк.

Мәгариф турындагы законга тагын бер үзгәреш, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны укыту өчен махсус шартлар булдыруга юнәлдерелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International