Юрий Камалтынов эш сәфәре белән Балык Бистәсе районында

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе, 19:39

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов эш сәфәре белән Балык Бистәсе районына барды, анда Балык Бистәсе муниципаль районы Советының хисап сессиясендә катнашты, балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасын карады, педагоглар һәм укучылар белән аралашты. 

Утырыш башланыр алдыннан парламент башлыгы урынбасары Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әтиләренең портретлары куелган «Герой әтисе» күргәзмәсе белән танышты. Ир-атлар кулларында герой улларының фотоларын, шулай ук бүләкләрен, һәм башка шәхси әйберләрен тотып торалар.  Ел дәвамында күргәзмә күп кенә шәһәрләрдә һәм муниципаль районнарда булыр дип планлаштырыла. Балык Бистәсе районы экспозицияне гвардия полковнигы Денис Лисовның әтисе Николай Лисов фотосы белән тулыландырган. Сугышчы контракт буенча танк гаскәрләрендә хәрби хезмәт узган. 2023 елның 19 октябрендә һәлак булган.

Бүген Юрий Камалтынов Ф. Әхмәдиев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбендә булды. Учреждение балаларның иҗади үсеше өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән. Биредә яшь талантлар музыка, вокал, рәсем сәнгате, хореография һәм актерлык осталыгы белән шөгыльләнәләр. Мәктәпнең яңа бинасында бию залы, милли мәдәниятләр кабинеты, агач эшкәртү, чүлмәкчелек, тегү һәм реставрация остаханәләре, туризм буенча дәресләр өчен сыйныфлар, шулай ук туган якны өйрәнү музее бар. Хәзерге вакытта мәктәптә 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге 210 бала шөгыльләнә. Аларның күбесе – дәрәҗәле конкурслар лауреатлары.

Мәктәпнең яңа бинасы «Авылларның заманча йөзе» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

Район Советы утырышы барышында 2024 елдагы эшкә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар куелды.

Район башлыгы Радик Исламов махсус хәрби операциядә  катнашучыларга районның нинди ярдәм күрсәтүе турында җентекләп сөйләде. «Без бергә тауларны күчерерә алабыз»,  –  диде ул.

Балык Бистәсе җирлегенең социаль-икътисади үсеше турындагы хисап белән Башкарма комитет җитәкчесе Марс Мәгыйзов хисап тотты. Хәзерге вакытта Балык Бистәсендә 7,7 меңнән артык кеше яши, җирлек территориясендә 3313 хуҗалык теркәлгән. Торак төзелеше динамикалы рәвештә үсә. 2024 елда 39 йорт файдалануга тапшырылган.

Марс Мәгыйзов территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең яхшы эшләвен һәм район эшкуарларының, хезмәт коллективларының, учреждение оешмаларының, авыл җирлекләре башлыкларының һәм битараф булмаган гражданнарның махсус хәрби операция сугышчылары өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнашуын билгеләп үтте.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау  министры Эльмира Зарипова үз чыгышында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм күрсәтүгә игътибарны юнәлтте, аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләде.

Утырышта шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Дмитрий Самаренкин һәм Валерий Миронченко, муниципаль хакимият органнары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International