Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан – мәгариф учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча илнең иң яхшы төбәкләренең берсе»

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе, 13:53

Бүген мәгариф инфраструктурасын модернизацияләү буенча бөтенроссия штабында мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Видеоэлемтә режимында узган киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Партиянең Генераль советы Секретаре, РФ ФС Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, узган ел Россия төбәкләрендә мәгариф инфраструктурасын модернизацияләү буенча Президент программасы кысаларында 217 мең урынга исәпләнгән 293 яңа мәктәп төзелгән. 2019 елдан башлап миллионнан артык укучыга 1634 мәктәп файдалануга тапшырылган, Россия Президенты йөкләмәсендә билгеләнгән 1300 яңа мәктәп күрсәткече 25% ка арттырып үтәлгән. 2019 елдан шулай ук 246 мең урынга исәпләнгән 1688 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. Капиталь ремонт программасы буенча 2022 елдан 4932 мәктәп бинасы ремонтланган. Шуларның 847се – узган елда.

2024 елда яңа мәктәпләрне ремонтлау һәм төзү йөкләмәләрен тулысынча үтәгән егерме төбәк арасында Владимир Якушев Татарстанны да атады.

«Татарстан – база мәктәпләре һәм мәктәпкәчә учреждениеләр белән тәэмин итү буенча Россиянең иң яхшы субъектлары арасында, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә киңәшмә нәтиҗәләрен шәрехләп, – мәктәпләрне, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен вакытында файдалануга тапшыру барлык төбәкләр өчен дә зур вакыйга һәм бәйрәм. Татарстанда бу мәсьәләләргә зур игътибар бирелә, эш югары дәрәҗәгә куелган, һәм федераль коллегалар авызыннан Татарстанның Россиядә иң яхшылар рәтендә булуын ишетү бик күңелле».

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге активы республика районнарында һәм шәһәрләрендә социаль объектлар төзелешен һәм аларны капиталь ремонтлауны даими контрольдә тотуына басым ясады. «Быел Татарстанда ике яңа мәктәп һәм ике балалар бакчасы төзү планлаштырыла, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе, – моннан тыш, быелдан мәгариф инфраструктурасын капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү программасына шулай ук һөнәри белем бирү учреждениеләре дә кертелгән. Безнең укытучылар һәм укучыларның яңа һәм капиталь ремонтланган мәгариф учреждениеләре алачагына бернинди шик юк. Безнең партия контроле, объектларда партия десанты эше буенча яхшы тәҗрибәбез бар, димәк, бердәмроссиялеләр һөнәри белем бирү учреждениеләре объектларын төзү һәм ремонтлауны контрольдә тотарга да кушылачак».

Фәрит Мөхәммәтшин партия активының даими рәвештә мәгариф объектларында алып барылган  эшләр буенча очрашулар уздыруын искәртеп мәктәпләр, балалар бакчалары һәм урта махсус белем бирү учреждениеләре төзелешен һәм ремонтлауны контрольдә тотарга журналистларны һәм битараф булмаган гражданнарны чакырды. «Мондый контроль җайга салынган. Бу зур плюс, Татарстанның киләчәктә дә яңа мәктәпләр төзү һәм ремонтлау буенча иң яхшы регионнар исемлегендә урын алачагына шигем юк», – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Киңәшмәдә шулай ук РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International