Дәүләт Советында язгы сессия ачыла

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе, 16:43

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының җиденче утырышы, язгы сессиядә беренчесе, 20 февральдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 22 мәсьәләне, шул исәптән 13 республика законы проектын һәм бер федераль закон проектын карарга планлаштыра.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрне карый башлардан элек Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада парламент депутатлары катнашында узган берничә мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Ай дәвамында муниципаль районнарда хисап сессияләре уза, республика министрлыклары һәм ведомстволары коллегияләрендә эшкә йомгаклар ясала. 17 февральдән Татарстанның барлык мәктәпләрендә "Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!" дип аталган, Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парламент дәресләре башлана. Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны дәресләрдә актив катнашырга чакырды.

Алдагы утырышка килгәндә исә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, көн тәртибенә тәкъдим ителгән республика законнарының барлык 13 проекты да беренче укылышка әзер. Әлеге закон проектлары белән республиканың Бюджет, Җир, Гаилә һәм Экология кодексларына, шулай ук кайбер республика законнарына үзгәрешләр кертелә. Аерым алганда, инвестицияле салым кредиты, инвестиция эшчәнлеге, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, ветеринария эше, Судьяларның квалификация коллегиясендәге җәмәгатьчелек вәкилләре турында, балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында,  бала хокукларын һәм аның законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралары турында, мәгариф турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары беренче укылышта каралачак.

Җиденче утырышның көн тәртибенә, Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, 2024 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры хисабы һәм 2024 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында доклад,  шулай ук «Өстенлек-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2021-2030 елларга «Казан (Идел буе) федераль университетын үстерү программасын гамәлгә ашыру турында хисап кертелгән.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан республика Хисап палатасына йөкләмәләр турында тәкъдимнәр әзерләнгән. Мәсәлән, профильле комитет Татарстан Республикасы Хисап палатасына авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүгә һәм ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмалар эшчәнлеген тәэмин итүгә, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруга бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелегенә аудит уздыруны йөкләргә тәкъдим итә.

Җиденче утырыш кысаларында шулай ук Татарстан Республикасының җиде җәмәгать судьясы кандидатураларын карау һәм раслау һәм ике җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны йөкләү планлаштырыла.

Бүген үк Президиум утырышында 2025 елга Дәүләт Советы эшен оештыру буенча чараларның якынча планы расланды. Әлеге документны тәкъдим итеп Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, план Дәүләт Советы эшчәнлеге өлкәсен тулысынча чагылдыра, дип билгеләп үтте. "Махсус бүлекләрдә Дәүләт Советы һәм аның Президиумы утырышлары, Дәүләт Советы комитетлары, комиссияләр утырышлары күрсәтелгән, «Хөкүмәт сәгатьләре», матбугат конференцияләре, депутат берләшмәләре чаралары темалары билгеләнгән, – дип белдерде Юрий Камалтынов. – Аерым бүлектә парламент комитетлары тарафыннан мониторинг үткәреләчәк законнар санап үтелә. Президиумның ике күчмә утырышын уздыру планлаштырыла. Аерым алганда, беренче кварталда Президиум әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турындагы мәсьәләне җентекләп өйрәнәчәкләр һәм тәкъдимнәр кертәчәкләр. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгында апрель аенда Президиум утырышында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы чараларын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мисалында Татарстан Республикасының мәгълүмат киңлеген үстерү һәм камилләштерү мәсьәләсе каралачак”.

Президиум утырышында шулай ук Дәүләт Советы депутатларының Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларның попечительлек һәм күзәтчелек советлары эшчәнлегендә катнашуы турында карар кабул ителде. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, парламентта эшнең мондый формасы традициягә әйләнгән һәм алдагы чакырылышларда үзен яхшы яктан күрсәткән. Җиденче чакырылыш депутатлар 64 социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешманың попечительләр советы эшчәнлегендә катнашачак, шул исәптән 26 картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән 6 интернат-йорт, 8 балалар йорты, балалар һәм яшүсмерләр өчен 14 социаль приют, ятим балалар һәм ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 2 интернат-мәктәп, 6 махсуслаштырылган сәламәтлек саклау учреждениесе.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауларын әзерләүгә һәм уздыруга бүлеп бирелгән республика бюджеты акчаларының тотылуы турында хисап белән чыгыш ясады. Республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы билгеләп үткәнчә, быел Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау белән Татарстан хакимиятенең барлык дәрәҗәләрен һәм тармакларын яңарту процессы тәмамланачак. Татарстанның киләсе сайлау циклы инде 2029-2030 елларга туры киләчәк. Шулай ук Бердәм тавыш бирү көнендә 14 сентябрьдә 18 нче Мәләкәс бер мандатлы округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International