Фәрит Мөхәммәтшин: «Хәзер сездән төрле спорт мәйданчыкларында җиңүләр көтәбез»

2025 елның 14 феврале, җомга, 10:38

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай районына эш сәфәрендә, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнаша. Утырыш башланыр алдыннан парламент башлыгы «Аксу» футбол манежында булды, яшь футболчыларны һәм тренерларны өй туе белән котлады, яңа җиңүләр һәм уңышлар теләде.

«Бу безнең республикада ачыла торган 32 нче ябык футбол манежы, –дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, ачылу тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, – районның кечкенә кешеләре монда футбол белән шатланып шөгыльләнер дип уйлыйм. Республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән ачыла торган объектлар республикада спорт үсешенә зур йогынты ясый . Хәзер Аксубай районының яшь футболчыларыннан да төрле спорт ареналарында җиңүләр көтәбез».

Парламент җитәкчесе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка республика муниципалитетларында шундый мөһим спорт проектларын үстерүләре өчен рәхмәт белдерде. «Хәзер сезнең бурыч  –  футбол командаларына мөмкин кадәр күбрәк егетләрне җәлеп итү, аларны нык, көчле һәм сәламәт итеп үстерү», –  дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин. 

Дәүләт Советы Рәисе Аксубай районы спорт мәктәбе директоры Радик Канафинга футбол манежының символик ачкычын һәм Татарстан җитәкчелегеннән спорт инвентарьлары һәм җиһазлары алуга сертификат тапшырды.

«Безнең районда футболны яраталар,  – дип сөйләде Радик Канафин, – хәзерге вакытта район спорт мәктәбендә 468 яшь спортчы шөгыльләнә, 7 спорт төре үсеш ала. Хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм ир-атлар өлкән футбол командалары бар. Футбол белән  йөздән артык бала шөгыльләнә».    

«Аксу» ябык футбол манежы спорт мәйданчыклары республика программасы кысаларында төзелде. Эшләрнең заказчысы – «ТР Главстрой» ДБУ, подрядчысы - «Универсал»ҖЧҖ. Объектны төзү 120 млн сумнан артыгракка төшкән. Футбол манежы административ биналарны һәм 20х40 метрлы спорт стадионын үз эченә ала. Спортчылар өчен кием алыштыру,  санитария-гигиена бүлмәләре бар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International