СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бүген Казанда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Сәяси советы Президиумы утырышы узды, анда бердәмроссиялеләр 2025 елдагы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук киләсе елга планнарны расладылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
26
декабрь, 2025 ел
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, муниципалитетларда халык белән очраштылар, шәһәр чыршыларын ачуда катнаштылар һәм республика конкурслары лауреатларын бүләкләделәр.
26
декабрь, 2025 ел
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Матбугат конференциясендә парламент башлыгы гадәттәгечә Дәүләт Советының 2025 елдагы эшенә йомгак ясады. Фәрит Мөхәммәтшин республика һәм парламент тормышындагы төп иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турында сөйләде. Аерым алганда, парламент тарафыннан кабул ителгән социаль әһәмияткә ия законнар, җирле үзидарә реформасы, закон чыгару инициативалары һәм парламентара хезмәттәшлек турында.
25
декабрь, 2025 ел
Бүген Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова «Игелекле Казан» коворкинг үзәгендә һәм Казан шәһәре Совет районының Балалар академиясендә булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ