Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай районының яшь волейболчылары белән аралашты

2025 елның 14 феврале, җомга, 13:30

Бүген Аксубай районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Аксубайда «Юность» спорт комплексында булды, яшь волейболчылар һәм тренерлар белән аралашты, аларны мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы башлану белән котлады, киләчәктә  зур уңышлар теләп Аксубай спорт мәктәбе укучыларына волейбол туплары һәм спорт инвентарьлары тапшырды.

2010 елда төзелгән «Юность» спорт комплексына волейбол кыры, теннис корты, бадминтон уйнау мәйданчыгы, мини - футбол аренасы һәм баскетбол паркеты, көрәш келәме, боксерлар рингы, тренажер һәм гимнастика заллары керә.

Менә бүген дә универсаль спорт залында бер үк вакытта ике спорт чарасы – шахмат турниры һәм мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы уеннары узды. 

2025 елда МВЛ турнирлары инде җиденче тапкыр уза. Беренче этап, мәктәп этабы узган елның 31 декабрендә тәмамланды, анда республиканың 771 мәктәбеннән 35 605 бала катнашты. Барлыгы 14 меңнән артык матч оештырылган иде, җиңү өчен 5981 команда көрәште.

Мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы 2025 елның 13 гыйнварында старт алды. 7 мартка кадәр йомгаклау этабында катнашучылар ачыкланачак. Муниципаль этапта 1000нән артык җыелма команда катнаша, 2000гә якын матч оештырылачак.

Зона этабы 2025 елның 22 мартыннан 27 апреленә кадәр узачак.

Мәктәп волейбол лигасының финалы гадәттәгечә май аенда Казан шәһәренең волейбол үзәгендә узачак.

«Волейбол белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара, һәм мин сезнең  волейболны сайлавыгызга шатмын, – диде Фәрит Мөхәммәтшин яшь спортчыларга мөрәҗәгать итеп, – Татарстанның ир- атлар һәм хатын-кызлар волейбол командалары – Россия чемпионнары, югары планка куялар. Волейбол – берләштерүче спорт төре, һәм бүгенге уеннарда иң көчлеләр җиңсен дигән теләктә калам».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International