Фәрит Мөхәммәтшин: «Аксубай районы күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы позициядә тора, әмма алга таба үсеш өчен резервлары бар»

2025 елның 14 феврале, җомга, 14:27

Бүген Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең Мәдәният йортында Аксубай районы Советы утырышы узды, анда муниципаль районның 2024 елгы эшенә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде. Хисап сессиясе эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышты. Район мәдәният йорты фойесында шулай ук бу җирлектә эшләнә торган маскировка челтәрләрен, окоп шәмнәрен, аксубайлылар сугышчы-якташларына махсус хәрби операция зонасына җибәрә торган беренчел кирәк-ярак әйберләрне дә күрсәттеләр. 

Утырышта Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов 2024 елдагы эш нәтиҗәләре турындагы хисап белән чыгыш ясады. Ул социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләрен билгеләде. Аерым алганда, районда торакны файдалануга тапшыру планы 100% ка үтәлгән. Толстой урамында ятим балалар һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре өчен төзелгән 12 фатирлы йорт һәм 25 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ел дәвамында 24 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, 5 ФАП ремонтланган һәм Иске Кыязлы авылында ФАП төзелгән, ике мәктәптә азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалган, өч күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган. «Узган ел районның социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләренең күбесендә уңай динамика сакланды",   –  дип басым ясады Алмаз Мингулов.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексының җитештерү-икътисадый күрсәткечләре буенча рейтингта район 22 нче урында тора, тармакта 1 меңгә якын кеше эшли. Авылда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү программалары фермерлык хәрәкәтен үстерүгә этәргеч биргән. Бүген районда 45 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Авылда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга иң кирәкле ярдәм  – кече фермалар төзү. 2024 елда 2,8 млн сумга 4 кече ферма төзелгән. Әлеге дәүләт ярдәменнән  программа гамәлгә ашырылга чорда 100 шәхси ярдәмче хуҗалык файдаланган, 26,1 млн сум субсидия алынган. Муниципаль бюджеттан ел саен 5 һәм аннан күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелә.  Соңгы 6 елда 1,8 млн сумлык 66 сыер саву аппараты субсидияләнгән.

Районда авыл хуҗалыгы кооперациясе үсүен дәвам итә, аның ярдәмендә авыл халкы продукциясен сату базарларын тәэмин итү өчен шартлар тудырыла. Районның авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында 408 әгъза исәпләнә. 2024 елда 51 яңа катнашучы җәлеп ителгән, еллык план 121% ка үтәлгән.

Узган ел йомгаклары буенча районда 539 кече һәм урта предприятиеләр субъекты эшләгән.  Тулаем территориаль продуктта кече һәм урта предприятиеләр өлеше 9,8% тәшкил иткән.

Район башлыгы Алмаз Мингулов республика җитәкчелегенә һәм парламентның депутатлар корпусына җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасы мәнфәгатьләрен яклау һәм саклау мәсьәләсен күтәреп чыкканы өчен рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бу мәсьәлә буенча үз позициясен белдерде, федераль үзәккә җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчүгә каршы нигезләнгән ризасызлыгын юллады.  Республика парламентарийлары гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы федераль законга илледән артык төзәтмә кертте, аларның иң мөһиме – регионнарга бер дәрәҗәле үзидарә системасына күчү-күчмәү хокукын бирү.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район активын сәламләп, бу елда аксубайлылар алдында торган төп бурычларга тукталды. «Аксубай районы күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы позициядә тора, шуңа да карамастан, районның алга таба үсеш өчен резервлары бар», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

2024 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча район социаль-икътисади үсеш рейтингында 30 нчы урында тора (узган ел белән чагыштырганда өч позициягә күтәрелгән). Тулай территориаль продукт күләме 21,1 млрд сум тәшкил иткән,үсеш темпы – 109,3%. Тулай территориаль продуктның гомуми күләмендә сәнәгать 60,1 % алып тора. Ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы - 97,1%. 

«Мондый хезмәт сөючән халык белән Аксубай районы күрсәткечләрне сизелерлек яхшырта ала дип уйлыйм, моның өчен сезнең бөтен мөмкинлекләрегез дә бар, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Районның, һичшиксез, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру өчен потенциалы да бар. Тәҗрибә күрсәткәнчә, АПК тармагының тотрыклылыгы күп очракта агрохолдингларның һәм кече хуҗалыкларның баланслы үсешенә бәйле. Республикада бу өлкәдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән максатчан, грант программалары гамәлдә булуын үзегез дә беләсез».

Фәрит Мөхәммәтшин 2025 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисен, шулай ук җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар булачагын искәртте. Парламент җитәкчесе бу мөһим чарада актив катнашырга, шулай ук җирле үзидарә органнарына депутатлыкка лаеклы кандидатлар тәкъдим итәргә чакырды. «Мин район активының бу мәсьәләгә җитди каравын сорыйм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Барлык мәсьәләләрдә дә бербөтен булырга, актуаль мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә һәм район тормышы өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Бу  – бүген район җитәкчелеге алдында торган төп бурыч».

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай муниципаль районына эш сәфәре барышында «Аксу» футбол манежы ачылышында катнашты, шулай ук «Юность» спорт комплексында булды, анда яшь волейболчылар һәм тренерлар белән аралашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International