Марат Әхмәтов Илһам Шакиров исемендәге премияләр тапшырды

2025 елның 15 феврале, шимбә, 23:27

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан сәнгать осталарының бәйрәм концерты кысаларында Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы булды. Күренекле татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның тууына 90 яшь тулу көнендә премия лауреатларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.

Артистларны, концерт тамашачыларын, конкурс лауреатларын һәм җыр иҗатын яратучыларны республика җитәкчелеге исеменнән котлап, Марат Әхмәтов Илһам Шакировның хәзерге татар эстрадасы һәм музыка сәнгате үсешенә керткән зур өлешен ассызыклады. «Безнең халкыбызның бернинди үлчәүгә салып бәһасын белеп булмый торган рухи кыйммәте бар. Ул моң! Моң — ул Илһам Шакиров, ә Илһамыбыз — җыр сәнгате Тукае. Без бүген сезнең белән моң дөньясында әсирлектә, кунакта», — диде ул.

Шулай ук Марат Әхмәтов, сәхнә мэтры үзе әйтеп калдырган сүзләрне искә төшерде.«Илһам ага үзе «күңелендә моң булса - кеше яши, андый кеше беркайчан да явызлык кылмас» дип әйтеп калдырган иде. Ул күңел моңын халкыбызның тарихы, кеше язмышы белән бәйләп күз алдына китергән. Илһамнар, Әлфия Авзаловалар һәм Хәйдәр Бигичевлар — безнең моң чишмәләре, халык күңеленең рухи чагылышы булган җырчылары. Әлеге концертта без алар традицияләрен дәвам итүче артистларны күрәбез, хөрмәтлибез. Без бөек, моңлы, җырлы һәм Илһамлы халык булып яшәргә тиеш», — диде ул.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, җәмгыять һәм хакимият халыкның вафат булган улларын һәм кызларын искә алу белән беррәттән сәнгатьнең төрле өлкәләрендә энҗе бөртекләре булган заманча милли мәдәният вәкилләрен дә табарга һәм аларга ярдәм итәргә тиеш. 

Быел Илһам Шакиров исемендәге премиягә «Хатын-кызлар вокалы» номинациясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина; «Ир-атлар вокалы» номинациясендә Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов; «Халыкчан башкару» номинациясендә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Илшат Сибәгатуллин лаек булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International