Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресендә катнашты

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе, 15:35

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәре Идел буе районының 133 нче «Гаилә» күппрофильле лицеенда парламент дәресендә кунак булды.  «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресе Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Бүген 10 «А» сыйныфы укучылары өчен үткәрелгән парламент дәресе интерактив элементлар белән интеллектуаль уен формасында оештырылган иде.  Викторина кысаларында югары сыйныф укучылары Ватан тарихындагы һәм җәмгыять тормышындагы мөһим тарихи вакыйгаларга бәйле истәлекле даталар турында сорауларга җавап бирделәр.

«Парламент дәресләре Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә Дәүләт Советы инициативасы белән республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә, быел алар 17 нче мәртәбә уза, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Без бу проектка гаять зур әһәмият бирәбез, чөнки, белем алудан тыш, фәннәр, шул исәптән тарих буенча белем алудан тыш, хокукый агарту һәм укучыларны патриотик тәрбияләү буенча да эш алып бару бик мөһим. Мондый дәресләр ярдәмендә без әңгәмә яисә уен форматында балаларга ата-бабаларыбызның батырлыклары турында сөйли алабыз, заманча тарих дәресләре турында фикер алыша алабыз. Бөек Ватан сугышы елларын искә алып, без бүген шулай ук Ватаныбызны, һәрберебезне саклап, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар һәм геройлар турында сөйлибез».

Фәрит Мөхәммәтшин педагогик бергәлеккә укучыларга катлаулы фактологик материалларны заманча форматта җиткерү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.  «Гаилә һәм мәктәп укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш кертә, булачак һөнәрне сайларга ярдәм итә, патриотлык, туган республикага, туган илгә мәхәббәт яшь чакларда йөрәкләргә салына, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүгенге дәрес шулай ук ватанпәрвәрлек һәм Ватанга хезмәт итү кирәклеге турында сөйләшүне күз алдында тота».

Фәрит Мөхәммәтшин 1939 елда Кызыл Армия сафларына алынган әтисе, Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәйрулла Динкәй улы Мөхәммәтшин турында истәлекләре белән уртаклашты. Бөек Ватан сугышын Хәйрулла Динкәй улы элемтәче булып уза. «Бәхеткә, ул исән кайтты, аның сугышчан бүләкләре – әлеге канлы вакыйгалар истәлеге», – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Укучыларга мөрәҗәгать итеп, парламент җитәкчесе шулай ук Ватанны саклаучылар турында хәтерне саклауның мөһимлегенә басым ясады. «Ата-аналардан якыннарыгызның тарихы белән кызыксыныгыз, алар җирләнгән урыннарга ешрак барыгыз, истәлекләрегезне саклагыз. Бу безнең яшьләребезнең бурычы»,  – диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

 «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 17-28 февраль көннәрендә уза. Аларда гадәттәгечә Дәүләт Советы, Дәүләт Думасы, шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнаша. Парламент дәресе кысаларында 2025 елның 3 февраленнән 31 мартына кадәр укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, иншалар, эсселар, видеороликлар, мәктәп проектлары һәм тикшеренү эшләре) һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурслары уза.

Һәр конкурсны уздыру турында нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган. Конкурсларга нәтиҗәләр апрельдә республика Дәүләт Советында ясалачак.  

Парламент дәресе башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин лицей директоры Лилия Корбанова һәм мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлә Закирова белән уку процессын оештыру белән танышты, педагоглар һәм укучылар белән аралашты, сыйныф кабинетларын, спорт һәм актлар залларын карады.

Лицей Казанның М14 микрорайонында 2024 елның сентябрендә үз ишекләрен ачкан. Яңа уку йорты 1224 укучыга исәпләнгән. Хәзерге вакытта лицейда 668 бала укый, сыйныф тулылыгы – 29 кеше. Мәктәптә педагогик состав бар, эшне 38 укытучы алып бара, шуларның унысы  – 1 категорияле,  алтысы – югары категорияле педагог.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International