Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районында «Герой әтисе» күргәзмәсен ачты

2025 елның 18 феврале, сишәмбе, 11:35

Бүген Мамадыш политехника көллиятендә «Герой әтисе» республика күчмә күргәзмәсе ачылды. Кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Күргәзмәне ачу тантанасы Мамадыш муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышы кысаларында узды.  

«Герой әтисе» күргәзмәсе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән  махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итүче «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Бердәм Россия» партиясе, республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары союзлары белән берлектә оештырылды. Экспозициядә уллары махсус хәрби операциядә батырларча сугышкан әтиләрнең портретлары тәкъдим ителгән.  Алар кулларында улларының фотоларын, бүләкләрен, дипломнарын, шәхси әйберләрен тотып торалар. Хәзерге вакытта күргәзмәдә республиканың утыздан артык муниципаль берәмлегеннән 45 кеше катнашта (болардан дүртесе – Россия Героеның әтиләре, утыз икесе Батырлык ордены, җидесе дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән егетләрнең әтиләре). Бүген фотокүргәзмә Мамадыштан  махсус хәрби операциядә катнашучы геройларның әтиләре фотосурәтләре белән тулыландырылды.

Фәрит Мөхәммәтшин мамадышлыларга районда республика күргәзмәсен оештырулары өчен рәхмәт белдерде. «Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгында ветераннар, хәзерге заман геройлары һәм аларның әтиләре белән очрашулар, мондый чаралар үткәрү бик мөһим,  – дип басым ясады парламент җитәкчесе, - бер генә герой да онытылырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, елдан-ел Бөек Ватан сугышы ветераннары саны кими бара, без аларга күбрәк игътибар бирергә тиеш. Алар – җиңүчеләр буыны, сугыш авырлыкларының төп шаһитлары».

Фәрит Мөхәммәтшин бүген Ватаныбызны, һәрберебезне саклаучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның әтиләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Безнең төп бурыч – егетләребезгә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, – диде ул, – аларның батырлыклары турында сөйләү. Кешеләр бөек Россиягә, туган Татарстаныбызга хезмәт итүче геройларны белергә тиеш».

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге күргәзмә экспозициясе белән районның барлык мәктәпләре укучылары танышырга тиеш дип белдерде.

Күргәзмәне ачуда Мамадыш районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Валентина Лаптева, Валерий Классен һәм Хәсән Шәрәфетдинов катнашты.

«Без сезнең алда, сезнең батырлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз алдында баш иябез, –  дип мөрәҗәгать итте Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, – махсус хәрби операция фронтларында үзләренең патриотик бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройларның әтиләренә тирән рәхмәтебезне белдерәбез».

Вадим Никитин Мамадыш районында яшәүче һәр кешенең Ватанны саклауга яисә гуманитар ярдәм формалаштыруга, уртак җиңүне якынайтуга үз өлешен кертүен әйтте.

Чарада катнашучыларга махсус хәрби операциядә һәлак булган Сәйдәш Вәгыйзовның әтисе Илфат Вәгыйзов мөрәҗәгать итте. Аның улы Сәйдәш Вәгыйзов, командирын каплап, махсус хәрби операция зонасында һәлак була. Илфат Вәгыйзов Югары Ушма урта мәктәбендә Тормыш иминлеге нигезләрен укыта.  «Без һәрвакыт балаларыбызны, укучыларыбызны патриотизм рухында тәрбияләргә тырыштык, – диде ул, – минем укучыларымның берсе дә үз бурычларын үтәүдән баш тартмады. Ул гына да түгел, Сәйдәшнең шундый карар кабул иткәнен белгәч, без дә барабыз, диделәр. Аларның күбесе шушы көллияттә укыды».

Ел ахырына кадәр «Герой әтисе» республика күргәзмәсе Татарстанның барлык районнарын да күрсәтеләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International