СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
«Социаль маршрут. Мобиль сенатор» проекты кысаларында РФ ФС Федерация Советы комитеты рәисе Алексей Синицин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе сенаторлары делегациясе Татарстанга килде. Парламентарийлар республиканың социаль объектларында булып иң яхшы тәҗрибәләр белән танышалар. Татарстан «Социаль маршрут. Мобиль сенатор» проектының соңгы тукталышы булды. 21-24 апрельдә, дүрт көн эчендә сенаторлар дүрт төбәктә – Түбән Новгород өлкәсендә, Чувашия һәм Марий Эл республикаларында, бүген исә Татарстанда булдылар. Игътибар үзәгендә – демография, эшкә урнашу, адаптив спортны үстерү мәсьәләләре, сәламәтлек саклау һәм социаль инфраструктура объектларының эше, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм.
23
апрель, 2026 ел
Бүген Казанда, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 26 нчы «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау концерты булды. Фестивальдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов котлады. Ул җиңүчеләргә төп бүләк –гран-при тапшырды. «Вокал» номинациясендә кубокка Чистай районыннан «Яңа буын» («Новое поколение») вокал студиясе, ә «Хореография» номинациясендә Балык Бистәсеннән «Кама йолдызлары » («Камские звездочки») хореография коллективы ия булды.
23
апрель, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды. Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Яшь хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узучы республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципалитетлар аппаратлары хезмәткәрләре Татарстан парламенты эшчәнлеге белән таныштылар. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.
22
апрель, 2026 ел
Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре һәм «Геройлар таянычы» ресурс үзәге (җитәкчесе — Мансур хәзрәт Җәлелетдинов) белән берлектә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен хәрбиләр янына баруны оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ