Лилия Маврина яшь дәүләт хезмәткәрләренә: "Сез гавами хакимият органнарына эшкә урнашып үзегез өчен катлаулы юл сайладыгыз”

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 11:10

Бүген Дәүләт Советында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды. Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Яшь хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узучы республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципалитетлар аппаратлары хезмәткәрләре Татарстан парламенты эшчәнлеге белән таныштылар. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

"Без сезнең белән дәүләт хакимияте,  җирле үзидарә органнарындагы эшчәнлегегез барышында  тыгыз хезмәттәшлек итәчәкбез. Сез үзегез өчен катлаулы юл сайладыгыз –гавами хакимият органнарына эшкә кердегез. Бу бик җаваплы адым", – дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга Лилия Маврина.

Дәүләт Советы Секретаре курсларны тыңлаучыларга парламентның закон чыгару эшчәнлеге, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, парламентарийларның вәкаләтләре һәм аларның сайлау округларындагы эше турында мәгълүмат бирде. Лилия Маврина гавами хакимият эше аспектларына аерым игътибар бирде.

"Бу кеше өчен эшләргә тиешле федераль, төбәк һәм муниципаль хакимият органнары системасы. Гади сүзләр белән әйткәндә, - илебезнең социаль һәм икътисадый үсешен тәэмин итү өчен»,  – диде Лилия Маврина.

Лекциядән соң тыңлаучылар өчен Дәүләт Советы бинасы буйлап экскурсия үткәрелде, яңа гына эшли башлаган дәүләт хезмәткәрләре китапханәдә, делегацияләрне кабул итү һәм  утырышлар залларында, шулай ук парламентаризм музеенда булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International