Татарстанның милли-мәдәни берләшмәләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм тапшырды

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе, 17:53

Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре һәм «Геройлар таянычы» ресурс үзәге (җитәкчесе — Мансур хәзрәт Җәлелетдинов) белән берлектә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен хәрбиләр янына  баруны оештырды.

Сугышчыларга мотоцикллар, дронга каршы җайланмалар, эвакуация тәгәрмәчләре, медикаментлар һәм беренчел кирәк-яраклар тапшырылды.

Ренат Вәлиуллин әйтүенчә, йөк җыюда әзәрбайҗан, грек, кытай, чечен милли‑мәдәни автономияләре, Осетия милли-мәдәни үзәге, шулай ук Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты хезмәткәрләре катнашкан.

2025 елда Татарстанның милли‑мәдәни берләшмәләре гомуми бәясе 80 миллион сумлык  500 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргән. Йөк составына 16 җиңел автомобиль («УАЗ», «Нива»), 2 КамАЗ автомобиле, төзелеш материаллары, медикаментлар, генераторлар, квадрокоптерлар, мотоцикллар, квадроцикллар, эретеп ябыштыру аппаратлары, радиостанцияләр, җылы киемнәр, күренми торган плащлар, кыйпылчыкларга каршы костюмнар, җылылык пушкалары, озак вакыт саклана торган азык-төлек кергән.

"Бу саннар артында – төрле телләрдә догалар һәм аларның барысына да бер теләк – "Җиңү безнең якта булачак!".  Чөнки төрле халыклар бер гаиләгә әверелгәч, аларны беркем дә сындыра алмый.  Бу эш Татарстанның күпмилләтле җәмәгатьчелегенең хәрбиләргә ярдәм итүдә бердәм булуын раслый",  –  дип билгеләп үтте Ренат Вәлиуллин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International