Яңа Чишмәдә районның 2024 елгы эшенә йомгак ясалды

2025 елның 18 феврале, сишәмбе, 17:05

Бүген Яңа Чишмә авылында муниципаль район Советы утырышы узды, анда депутатлар 2024 елдагы эшкә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Совет утырышы эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан кунаклар 2024 елда ачылган футбол манежында һәм яшьләр үзәгендә булдылар, шулай ук район хакимияте бинасында авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре, эшмәкәрләр продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.

Район башлыгы Вячеслав Козлов районның социаль-икътисади үсеше турындагы хисап доклады белән чыгыш ясап, Яңа Чишмә муниципаль районының 2024 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары арасында гомуми рейтингта 9 нчы урынны алуын билгеләп үтте. Төп капиталга инвестицияләрнең гомуми күләме 12 млрд сумнан артып киткән, тулай территориаль продукт 32,3 млрд сумга җиткән. Муниципалитет башлыгы ассызыклаганча, АПК хезмәткәрләренең хезмәт хакы 9% ка арткан, шулай ук шәхси хуҗалыклардан авыл хуҗалыгы продукциясен сату 72 млн сумга арткан.

Шул ук вакытта, Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, терлекчелек буенча рейтингта район 40 нчы урында тора. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелә торган тулаем продукция күләме 118 млн сумга артуга карамастан, халык  мөгезле эре терлекләр санын 303 башка киметкән. Шуңа күрә 2025 елга өстенлекле бурычларның берсе – мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру.

Район башлыгы шулай ук яңа Чишмәлеләрнең ДХР, ЛХР халкына һәм МХО сугышчыларына гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнашуларын билгеләп үтте.  Илнең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә төрле акцияләр буенча 72 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелгән, шул исәптән 38 машина, 8 мотоцикл, 5 вагон, мини-мунча һәм башкалар җибәрелгән. Моннан тыш, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә зур ярдәм күрсәтелә.

Утырышка йомгак ясап, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов район халкына Татарстан җитәкчелеге исеменнән республиканың гомуми үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм авылга ярдәм итү буенча дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, район алдында  мөгезле эре терлекләр санын торгызу, шулай ук районның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакын арттыру буенча зур эшләр тора.

Утырыш азагында Марат Әхмәтов һәм Вячеслав Козлов иң яхшы яңачишмәлеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.

Утырыш эшендә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев һәм Фоат Вәлиев катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International