Юрий Камалтынов Лаеш муниципаль районында булды

2025 елның 18 феврале, сишәмбе, 17:51

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Лаеш муниципаль районында булды, анда район Советының хисап сессиясендә катнашты, шулай ук 2024 елда авыл җирлекләрендә ачылган социаль объектларны карады.

Габишево авылында яңа мәдәни үзәк һәм спорт комплексы ачылды. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов сүзләренә караганда, 1,5 меңнән артык кеше яшәгән Габишево авылы актив үсә, яшьләр саны ел саен арта. “Мәдәни үзәк һәм спорт комплексы барлык яшьтәге кешеләрне җәлеп итәчәк”, - дип ассызыклады Илдус Зарипов.

Юрий Камалтынов габишлыларны яңа мәдәни үзәк ачылу белән котлады һәм Татарстанда авылны үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программаларының, шул исәптән «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасының уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

Мәдәни үзәк 350 тамашачыга исәпләнгән. Беренче катта тамаша залы, грим бүлмәләре, буфет һәм гардероб урнашкан. Икенче катта хореография залы һәм түгәрәк эше өчен сыйныфлар бар.

Спорт комплексы 50гә кадәр кешене сыйдыра. Биредә тренировкалар залы, медицина кабинеты, тренерларны укыту сыйныфы бар.

Район Советының хисап сессиясе яңа мәдәният үзәгендә узды. Ел йомгаклары буенча тулай территориаль продукт 63 млрд сум тәшкил иткән – 2023 елга карата үсеш 1% . Төяп җибәрелгән продукция күләме 27% ка арткан – 72,1 млрд сумга кадәр.

Илдус Зарипов торак төзелешенә һәм район халкының артуына аерым тукталды. Аның  әйтүенчә, Казанга якын булу бу ике факторга да уңай йогынты ясый.

Әйтик, районда ел саен 300 мең квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырыла, ә 2024 ел ахырына халык саны 75 мең кеше тәшкил иткән, гәрчә 2019 елда ул 44,5 мең кеше генә яшәгән булса да. Шул ук вакытта халык саны арту тенденциясе дәвам итә.

Казанга  эшкә барып-кайтып йөрүче мигрантлар саны да арта. 2024 ел ахырына ул 26 меңгә якын кеше тәшкил иткән  – нәкъ менә шул кадәр кеше көн саен районнан Татарстан башкаласына иртән килә һәм кичен өйгә кайта.

Әмма мондый көчле үсеш юл һәм социаль инфраструктура үсешендә артта калуга китерә. Район башлыгы сүзләренә караганда, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, яңа поликлиникалар, спорт-ял итү эшчәнлеге объектлары төзү мәсьәләсе аеруча кискен тора.

Мәсәлән, мәгариф учреждениеләренә 9 меңгә якын укучы йөри, ә еллык үсеш меңнән артык кеше тәшкил итә. Мәктәпләрдәге урыннар белән проблема бүген  Сокуры, Егорьево, Хәерби һәм Никольск авыл җирлекләрендә аеруча кискен тора.

"Әлеге территорияләрдә урнашкан мәктәпләрнең гомуми проект куәте 626 урынга исәпләнгән, хәзерге вакытта дәресләренә 1,5 меңнән артык укучы йөри. Балалар бакчаларына гомуми проект куәте 215 урынга исәпләнгән,  290 бала йөри, чиратта торучылар саны  – 624 бала",  – дип басым ясады район башлыгы.

Шул уңайдан район башлыгы Юрий Камалтыновка 1,2 мең урынлык яңа мәктәп һәм 340 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Ул шулай ук автобус маршрутларын, шулай ук транспортның тимер юл һәм су транспорты кебек башка төрләрен үстерергә кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Утырышка йомгак ясап, Юрий Камалтынов, барлык кыенлыкларга да карамастан, район республиканың барлык субъектлары арасында иң яхшылар рәтендә кала, дип билгеләп үтте. "Республикада социаль-икътисадый үсеш рейтингында 3 нче урынны биләвегезне карау да җитә. Сезнең өчен бу дәрәҗә гадәти, әмма күпләр өчен гаҗәп тоела”, – дип ассызыклады ул.

Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, район барлык үсеш параметрлары буенча да диярлек уңай динамика күрсәтә һәм алдынгы урыннарны алып тора, еш кына Татарстан буенча уртача күрсәткечләрне узып китә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары игътибарны юнәлтергә тиешле юнәлешләрне билгеләде. Ул бигрәк тә кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт хакларының түбән булуын әйтте, аена  30 мең сумнан да азрак түлиләр. "Кешеләрнең шундый кечкенә хезмәт хаклары алуына юл куярга ярамый. Бу саннар күбрәк булырга тиеш, һәм мондый җитәкчеләр белән җитди эшләргә кирәк», – дип белдерде Юрий Камалтынов.

Ул шулай ук кече хуҗалыкларны үстерүгә дә игътибар итәргә кирәклеген әйтте. Бу күрсәткеч буенча район бер елда 9 позициягә төшкән – республика районнары арасында 26 нчы урында тора.

Бүген район үзәгендә районда яшәүче ветераннарга " Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медальләре тапшырылды. Юрий Камалтынов һәм Илдус Зарипов тыл хезмәтчәннәре Михаил Архиреевка, Рауза Мөхетдиновага, Зоя Понамаревага, Екатерина Сверчковага, Екатерина Фадеевага, шулай ук Ленинград блокадасында яшәгән Валентина Дуреевага юбилей медальләре тапшырдылар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале Россия Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелды. Җиңү көне алдыннан әлеге бүләк сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, партизаннарга, подпольщикларга, тыл хезмәтчәннәренә, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына тапшырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International