Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясенең һәм «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышы узды

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 10:03

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясенең һәм «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышында Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Моннан тыш, утырышта депутат Алексей Созиновның округта халык белән эшләү турында мәгълүматы да тәкъдим ителде. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

2019 елдан 2024 елга кадәр республика территориясендә «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүматны Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков тәкъдим итте. 6 федераль проект кысаларында 30 чараны гамәлгә ашыруга 21,6 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 17,2 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 4,4 млрд сум.

Эшнең төп юнәлеше «Иделне савыктыру» федераль проекты. Проект эшләү дәверендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан Республиканың Идел бассейнында урнашкан 13 чистарту корылмасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән.

Министр әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын бетерү эшен дә мөһим юнәлеш дип атады. 2021 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасында урнашкан зур экологик зыян объектын – Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын бетерү буенча пилот проектын гамәлгә ашыру башланган. «Ярты гасыр эчендә 100 гектарга якын мәйданда 4 млн куб метр ләм утырмасы тупланган. Бу кырларны рекультивацияләү эшләренең бәясе 8 млрд сумнан артык. Хәзерге вакытта объектта эшләр бара, объект 88,13% ка гамәлгә ашырылды», – дип сөйләде министр.

Түбән Кама сусаклагычы суларына тискәре йогынты ясый торган тагын бер эре объект булып Озеро нефть ятмасының эшләми торган торба үткәргечләре тора. «23,7 км озынлыктагы эшләми торган нефть торбаүткәргечләрен сүтү эшләре 2023 елда тулысынча төгәлләнде, Түбән Кама сусаклагычы суларына тискәре йогынты ясау куркынычы бетерелде», – дип белдерде Александр Шадриков.

Министр сүзләренә караганда, 2024 елда тәмамланган «Экология» илкүләм проекты кысаларында барлык планлы чаралар вакытында үтәлгән. 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 елдан «Экология» илкүләм проектына алмашка «Экологик иминлек» илкүләм проекты килде. Яңа илкүләм проект үз эченә 6 федераль проектны ала. 2025 елда Татарстан Республикасы 3 проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Бу «Россия сулары», «Урманнарны саклау» һәм «Йомык цикллы икътисад» федераль проектлары.

Федераль проектлар кысаларында 2025-2027 елларда 320,6 млн сумга Яр Чаллыда Мәләкәс елгасы участогын, Казан шәһәрендәге кушылдыклары белән Нокса елгасы үзәнен чистарту, Нурлат шәһәрендәге каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү эшләре планлаштырыла.  ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына урман орлыклары запасын формалаштыруга, урман торгызу һәм урман үрчетүне тәэмин итүгә, учреждениеләрне урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 486 млн сум күләмендә субвенцияләр каралган.

Фракция утырышы кысаларында депутатларга шулай ук Дәүләт Советы депутаты, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созиновның Кремль сайлау округындагы эше турында хисап бирелде. Депутат гражданнарның 334 мөрәҗәгатен караган, аларның күбесе сәламәтлек саклау, мәшгульлек һәм социаль яклау, мәгариф мәсьәләләренә кагылган. "98% мөрәҗәгатьләр буенча уңай җавап, консультацияләр яки аңлатмалар бирелде. Калганнары эшкә алынды яисә мотивлы рәвештә кире кагылды», – дип белдерде Алексей Созинов.

Бүген «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов депутатларга МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында депутатлар төркеме инициативасы белән чыгарылган мәгълүмати буклетны һәм плакатны тәкъдир итте. Артур Габделҗанов билгеләп үткәнчә, мәгълүмати плакат һәм буклетларны республика муниципаль районнарының социаль учреждениеләрендә урнаштыру планлаштырыла.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International