Болгар кадетлар интернат-мәктәбендә «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресе узды

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе, 15:41

Бүген Спас муниципаль районының П. А. Карпов исемендәге Болгар кадетлар интернат-мәктәбендә «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресе узды. Кадетлар белән Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев аралашты. Парламент дәресе-2025 Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Дәүләт Советы депутаты катнашында парламент дәресен уздыру инициативасы белән Болгар кадетлар интернат-мәктәбе директоры Дмитрий Челышев чыккан иде. Ул 4 февральдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 2025 елгы парламент дәресен үткәрүдә катнашучы педагоглар, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашуында әлеге үтенечен җиткерде. Парламент җитәкчесе Ватанны саклаучылар елында парламентарийлар һичшиксез кадетлар мәктәбенә барачак һәм булачак Ватанны саклаучылар өчен парламент дәресендә катнашачак дип белдерде.

Парламент дәресе башланганчы, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев П.А. Карпов исемендәге Болгар кадетлар интернат-мәктәбенең эше, укыту һәм тәрбия процессын оештыру белән танышты, педагоглар һәм укучылар белән аралашты. Мәктәп директоры Дмитрий Челышев пилотсыз авиация системаларын эшләү, җитештерү һәм эксплуатацияләү өлкәсендә укыту өчен билгеләнгән яңа махсуслаштырылган сыйныфлар турында сөйләде.

Ватанга хезмәт итү нәрсәне аңлата? Бу сорауга җавапны кадетлар тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы белән бергә парламент дәресе кысаларында тикшерделәр. Балалар истәлекле даталарны һәм Россия тарихындагы төп хәрби вакыйгаларны, ватандашларыбызның батырлыкларын искә төшерделәр. 

Камил Нугаев, үз чиратында, яшьләрне патриотик тәрбияләүнең, традицияләрне һәм геройлар турындагы хәтерне саклауның, сугыш елларының авыр вакыйгалары турындагы тарихи хакыйкатьне буыннан-буынга тапшыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International